Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Үлән безне ашатты, яшәтте, исән калдырды

Аларның балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән

 

Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел.

Иртә таңнан кырларда, завод һәм фабрикаларда эшләп, сугыш җимергән хәрабәләрне торгызып, якын кешеләрен зур сабырлык белән көтеп, сугыш бетүен якынайтучы шәхесләр алар. Бүгенге язмабыз шундый фидакарьләрнең берсе - Сөләй авылында гомер кичерүче Наҗия апа Миннегалиева турында. Шушы көннәрдә без аның янында кунакта булып, 96 яшьлек Ак әбинең тормышы белән танышып кайттык.

- Мин Сөләйдә туып-үстем. Сугыш башланган ел минем хәтеремә нык уелып калган, чөнки ул көнне Сабантуй иде. Авыл халкының җигүле атларга утырып, гармуннар тартып, җырлап бәйрәм мәйданына киткәннәре әле дә истә. Ул вакытта мин 13 яшьлек кыз идем. Әле дә истә калды, бәйрәмнән соң икенче көнне җыен булды, анда сугыш башланганы турында листовкалар да тараттылар. Көн дә икешәр-өчәр кеше әкренләп сугышка китә башлады. Әле безнең әтигә хәбәр килеп җитми, ә әнкәй йөкле. Шулай бер ай вакыт узды. Август аенда әти сугышка җибәреләсе атларга печән илтергә Бөгелмәгә китте. Әнкәйнең тулгагы башланды һәм озак та узмады ул бала алып кайтты. Шулай итеп дүрт кыз янына бишенче бала - энекәшебез туды. Әти төнлә генә кайтып төште, ә таң атуга безгә бригадир керде һәм әтине көлтә кертергә кирәк дип эшкә чакырып алды. Мин төшке ашка пешерергә дип бәрәңге юып алып кердем. Әле безнең сиксәннән өстә булган бабабыз да бар иде. Ул учак ягып җибәрде, әти кайткач, бәрәңге пешкәнче дип өй алдына ятып торырга чыкты. Шунда почтальон килеп керде дә әтигә повестка тоттырды. Ииии, ул вакытта әтинең дә, безнең дә ашаулар онытылды, мичтәге бәрәңгене дә караучы булмады, чөнки әти сугышка китәргә җыена башлады. Шулай итеп энекәшебез 17 августта туды, әти исә 18 ендә сугышка китте. Тарантас җигелгән ат йортыбыз каршына килеп туктады, көтә. Ә әти, әле дә күз алдында тора, энекәшебез яткан бишек кырыннан китә алмый, бер керә, бер чыга, шулай, көчкә чыгып китте. Шул киткәннән соң ул кире әйләнеп кайтмады инде, сугыш кырында ятып калды. Әнкәй биш бала белән ялгыз утырып калды, әле алтынчыга бабай бар бит. Сугыш чоры бик авыр булды - ач-ялангач, көне-төне кырда эшлибез, утын кисәбез. Аннан кайтышлый урманга барып ашарга үлән җыябыз да капчыкка тутырып өйгә алып кайтабыз. Әни балтырганнан аш пешерә. Безгә кашыкка салып он бирәләр иде, шуны да болгатып ала. Калган үләнне кар базына салып куя. Ат кукысына кадәр ашый идек бит инде. Мин аны гел әйтә килдем - безне шул үлән исән калдырды, шул яшәтте дип. Бәрәңге юк, басудан кәлҗемәләр җыеп кайта торган идек. Ашау ягы шул начар булгангадыр, чирләп сеңлем үлеп китте, аннан алда бабам гүр иясе булды. Әле безне Пермь якларына юан-юан нарат агачлары кисәргә дә җыеп алып бардылар. Бер олы гына йортта ун татар, дүрт урыс кызы тордык. Октябрьдә киттек тә, икенче елның маенда кайттык. Шулай, бар гомер хезмәттә узды.

Мин үзем гомерем буе фермада эшләдем, сыерын да саудым, бозавын да карадым, гектары белән чөгендерен дә утадык. Сугыш беткән вакытны да бик хәтерлим. Безне ул көнне кызлар белән Габдрахманга орлык алыштырып алып кайтырга дип җибәргәннәр иде. Күпергә җиткән идек, бер хатын сугыш беткәнлеге турында сөйләп тора. Юл буе елашып та, куанышып та кайттык. Аллага шөкер, ничек кенә авыр булмасын - түздек, төшенкелеккә бирелмәдек.

Тормыш иптәшем Аксубай районы Иске Ибрай авылы егете, балта остасы иде. Кулыннан килмәгән эше юк, үзе чибәр, булдыклы булуы өстенә оста гармунчы да. Габделхак белән өйнең бурасын күтәреп, йортыбызны эшләргә килгәч таныштык. Гаилә корып, өч бала үстердек. Мин үзем җырга бик оста, шулай икәүләп чыгыш ясый идек. Пенсиягә чыккач та әле сәхнәләр гөрләттем. Ходайның рәхмәте белән җыр-моңга һәвәскәрлек кызым Раиләгә дә күчте. Ул инде кечкенәдән үк җырлап үсте. Шунысы кызганыч, Габделхак үлгәндә Раиләкәем өч айлык кына иде, ирем төпчегенең үскәнен күрми дә калды... Бүген дә шушы кызым мине бик карый, Раиләм тәрбиясендә бик бәхетле гомер кичерәм. Мин үзем фермада эшләгәнлектән, мал җанлы булдым, хуҗалыкта сарык, кәҗә, каз - барысын да асрадык. Бәен дә бәйләдем, тегүен дә тектем. Хәзер инде бер еллап күзем күрмәгәнлектән, күпчелек ятып торам, балаларга теләкләр теләп, догалар укып ятам. Биш оныгым, сигез оныкчыгым өчен куанып гомер кичерәм, - дип хәтер-хатирәләрен яңартты тыл хезмәтчәне.

Наҗия апага исәнлек-саулык, имин, бәрәкәтле гомер теләп калабыз. Үзенең матур тавышы, күңел күтәренкелеге белән якыннарын, авылдашларын озак еллар сокландырып, куандырып торсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса