Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сабыр, ачык күңелле, гыйлемле Мәрьям апа

Тыл хезмәтчәннәре - балачакларын сугыш чорына бүләк иткән каһарманнар.

 

Бүгенге язмабызны нәкъ менә шундый күркәм шәхесләрнең берсе - Бөек Ватан сугышы чоры баласы, тыл хезмәтчәне Мәрьям Фахрулла кызы Шириевага багышлыйбыз.

Ул 1930 елның 3 июнендә Югары Мактама авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән.

- Без тугыз бала үстек. Мин үзем авылның җидееллык мәктәбендә белем алдым. Сугыш башланган ел әле дә хәтеремдә, чөнки без июнь аенда Әлмәткә Сабантуйга төшкән идек. Әти ул көнне колхоздан ат алып, арба җикте һәм шул арбага безне утыртып бәйрәм мәйданына алып барды. Барып җиткәч, әти атны туарды, мал алдына печән салды да, безгә арба яныннан ерак китмәскә кушты. Күпмедер вакыт утырганнан соң, халыкның кинәт дәррәү кубып йөгерешә башлаганын күрдек. Берәүләр елый, икенчеләр күз яшен сөртә. Озакламый әтиебез дә йөгереп килеп җитте. Атны тиз арада кабаланып җикте дә, без кабаттан Югары Мактамага җилдерттек. Шунда кайтып җиткәч сугыш башланганы турында ишеттек, шул ук көнне авылның ике кешесе сугышка да китте. Аннан инде көн саен кешеләрне сугышка җибәрә башладылар, әле колхозның барлык атларын да җыеп алып киттеләр.

Шулай итеп матур тормышыбыз мизгел эчендә авыр һәм катлаулыга әверелде дә куйды. Башта азык-төлек запаслары җитәрлек булганлыктан, тормыш җайсыз тоелмады тоелуын, ләкин вакыт уза барган саен катлаулана төште. Яу кырыннан йортларга күңелсез хәбәрләр килә башлады, ләкин авыл халкы бирешмәде, үзара ярдәмләшеп яшәвен дәвам итте. Шуның белән беррәттән безнең мәктәпкә хәрби тәртип керттеләр. Мин үземнең классның командиры да булдым әле. Абыем балта остасы иде, кем сорый шуңа агачтан мылтык ясап бирә. Һәр көнне иртән шул мылтыкларны тотып, мәктәп капкасы янына килеп баса торган идек. Автоматны сүтеп җыярга да өйрәндек, безне гел тикшереп тордылар. Вәли абый военрук булып, дәресләр алып бара башлады. Мин мылтыкны бик оста сүтеп җыя идем, шәһәрдән килгән тикшерүчегә бу бик ошады, ул миңа СССРның физик картасын бүләк итеп китте. Дәрестән кайткач тик утыру юк, туп-туры колхозга эшкә чабабыз. Утау утадык, печән җыйдык. Әле шунда кызлар белән бергә кәҗә сакалын рәхәтләнеп ашыйбыз, кочак тутырып өйгә дә алып кайтабыз. Шул рәвешле буш вакытларда без, бала-чага, урманнан үлән ташый башладык. Кузгалак, какы, ашка дип балтырган җыябыз. Әни шул үләннәрне кар базына чыгарып куя, кирәк кадәрле алып кереп пешереп бирә иде. Хуҗалыктагы эшләрне алып барырга аты, бакча сөрергә сабаны юк чор. Күпләр сыер җигеп эшләргә өйрәнделәр. Нәрсә генә эшләмәдек инде - силос әзерләү, көлтә бәйләү дисеңме, берсе дә калмады. Икмәк өлгергәч, көне-төне басуда ашлык суктык. Уку вакыты якынлашкан көннәрдә завучыбыз Җәмилә апа миңа документларны алып, укуымны Әлмәттә дәвам итәргә кыстый башлады. Аның «мин документларыңны карап куям, кызый, эш дип әйтмә, укырга кирәк» дигәне әле дә истә. Шулай да Әлмәтнең беренче урта мәктәбенә мин бары тик бер ел узганнан соң гына барып укырга кердем. Анда өч ел укып, урта белемне алдым. Алга таба инде мине Наратлы авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләп куйдылар. Җәй көне отпускыга чыккач, документларымны күтәреп Бөгелмә укытучылар институтына юл алдым. Анда физика-математика бүлегенә укырга керергә дип гариза язып кайттым. Укып бетергәннән соң РОНОга бардым, аннан мине үзебезнең Югары Мактама авылы мәктәбенә укытучы итеп билгеләп куйдылар. Менә шул еллардан башлап 1981 елга кадәр балаларга физика, математика фәннәреннән белем бирдем, шуннан ялга да чыктым. Хезмәтемне бик яраттым. Аллага шөкер, тормыш иптәшем - классташым Ягъфәр белән матур гына яшәдек, ике кыз үстердек. Өч оныгым, җиде оныкчыгым өчен куанып, кызым Сәрия тәрбиясендә гомер кичерәм бүген. Ходайның рәхмәте белән догалар өйрәндем, намаз да укыйм, - дип үзенең тормыш юлы белән таныштырды тыл хезмәтчәне.

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны башыннан кичергән тыл хезмәтчәненә, гыйлемле, сабыр һәм ачык күңелле ветеранга Ходай озын, матур гомер бүләк итсен иде дигән теләктә калабыз. Һәрвакыт шундый ягымлы һәм ихлас күңелле булып калыгыз, Мәрьям апа.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса