Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Аның тормыш юлы үзе бер тарих

Районыбызның йөзек кашы булган фидакарь хезмәт ияләре - тыл хезмәтчәннәре турында язуыбызны дәвам итәбез.

Чираттагы язмабыз Бишмунча авылында гомер кичерүче, быел бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узарга җыенучы Мәрьям апа Хуҗинага багышлана. Яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән бу Ак әбинең язмышы үзе бер тарих. Гомере буена фермада  эшләгән, кул белән сыер сауган.

- Сыерларын да карадык, колхоз көтүен дә көттек. Малларны авыл көтүенә кадәр алып чыга торган идек. Председатель шулай куша, кышын да, җәен дә сыерларыгыз өчен үзегез җаваплы, карагыз, дип кисәтә иде. Аның сүзен тыңламый нишлисең. Сигез председатель кул астында эшләргә туры килде. Араларында бик усаллары да булды, - дип искә ала бүген Мәрьям апа.

Мәрьям апаның тормыш иптәше Ягъфәр - Бөек Ватан сугышында булып кайткан, ул да колхозда эшләгән, бергәләп  өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Бүгенге көндә Ак әби кызы Гөлсирин  һәм кияве карамагында матур гына гомер кичерә. Олы яшьтә булуына да карамастан, тормыш-көнкүреш белән кызыксына, догалар укый, мөнәҗәтләр көйли.  

- Яшьлегем сугыш елларына туры килде. Өч класс белем алып калдым. 1941 елны, шул фермада эшләгән җиремнән мине һәм күрше-тирә авыллардан берничә кызны Серов шәһәренә танклар өчен корыч коя торган заводка эшкә җибәрделәр. Камыдан, Нәдердән, Карабаштан да кызлар бар иде. Ииииии, анда күргәннәр. Окоп казыдык, торган җирләр начар, ашарга юк, черек бәрәңге ашый идек. Өс-баш юка, аякка юк. Табан асты агач, өске ягы чүпрәк аяк киеме бирделәр. Кышын теге агач ката, йөреп булмый. Җәен сугыш җирләреннән кешеләрдән калган күлмәкләр китерәләр. Миңа ниндидер бер озын синтетик эчке күлмәк бирделәр. Аны ни кеше арасына, ни кая киеп булмый бит инде. Кызык та, кызганыч та. Кызларның күбесе түзә алмыйча качып кайтып китеп беттеләр. Үлүчеләр байтак булды. Моннан киткән биш кыздан берүзем исән калдым. Ул елларда Серовка хөкем ителгәннәрне дә китерәләр иде бит әле, немец пленныйлары да күп иде. Без дә окоп казыйбыз, алар да. Яшь чак, 17 яшь. Сөйләшәсе килә бит тегеләр белән. Аларның да күбесе яшьләр бит. Мин русча яхшы гына сукалыйм. Нәдердән килгән ике олырак апа миңа анда йөрмәскә куштылар, үзеңне дә шулар янына ябып куймагайлары дип кисәттеләр. Шуннан йөрмәдем. Серовка алып киткәндә, безне туган якларыгызга сугыш беткәч кенә кайтачаксыз, әле аннан соң да карарбыз, дип кисәткәннәр иде. Ниһаять, сугыш беткәнлеге турында зарыгып көткән, чиксез куанычлы хәбәр килеп иреште. Мине дә авылга ике атнага гына дип булса да отпускыга җибәрделәр. Отпуск вакыты бетте, артымнан повестка күтәреп милиционер килеп тә җитте. Әле дә хәтердә - ул вакытта мин бакчада бәрәңге алып ята идем. Бетте баш - китәсе килми бит. Бармасаң, төрмәгә алып китәбез, дип куркыталар әле. Тотындым еларга.  Әтинең энесе дә шунда иде. Ходайга шөкер, Шамил абый нәрсә эшләгәндер,бәлки акча төрткәндер, теге хәрбине  алдап-йолдап, «Мәрьям кияүгә чыкты» дип язулар яздыртып, кулына тоттырып җибәргәннәр. Шулай котылдым теге Серовтан. Анда хезмәт куйган өчен күпләр бүләкләр алды, миңа булмады. Югыйсә, сугыш беткәнче көне-төне эшләдем. Шунысы күңелне әрнетте, әле теге качып китүчеләргә дә булган ул бүләкләр, исемнәр. Көчкә, шунда эшләде, дигән документны алдык алуын. Кайткач фермада эшләдем. Бу зарланып әйтү түгел, тормышымнан бик канәгать мин. Менә үз өемдә, үз көемдә гомер кичерәм. Балалар йорт салып чыккач та, күченмәдем, шушында калдым. Ходай озын гомерләр бирде, Алланың рәхмәте белән мәчеткә дә йөрдем, намазлар да укыдым. Хәзер белгәннәремне укып утырам, - диде Мәрьям апа, елмаеп.

Шулай, бер гасырлык гомергә күпме кайгы, күпме шатлык сыйганын Ак әби үзе генә белә. Күңеле матур Мәрьям апаның, беркемгә ачуы-рәнҗеше юк аның, шуңа күрә дә Ходай Тәгалә бу чиксез сөйкемле әбигә озын, матур гомер биргәндер. Сугыш елларының ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган тыл хезмәтчәненә сәламәтлек һәм имин тормыш теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса