Хезмәттә узган гомер
Бишмунча авылының тагын бер хөрмәтле кешесе - тыл хезмәтчәне, 93 яшьлек Назыйм Әхмәтша улы Исмәгыйлев.
Шушы көннәрдә аның янында кунакта булып кайттык. Безне аның улы Илгиз каршы алды. Бүгенге көндә алар зур, иркен өйдә икесе гомер кичерәләр.Туган авылын җаны-тәне белән сөюче, гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган шәхес белән сөйләшеп утырганда Назыйм абыйның ни дәрәҗәдә акыллы, сабыр, тыйнак булуына сокланмый булдыра алмадым. Ихаталар каралган, өй чиста-пөхтә итеп җыештырылган, тәрәзә төбе тулы гөлләр.
- Аллага шөкер, йортыбыз иркен, рәхәт, бар да бар, мин барысыннан да канәгать. Илгиз дә, әле шушы авылда гомер кичерүче кызым да килеп, булышып, мине гел кайгыртып торалар. Оныклар да кайта, алар өчен дә куанып яшим. Бар гомерем хезмәттә үтте, озак еллар фермада эшләдем. Бишмунча - туган авылым. Әтиемнең тормыш иптәше вафат булгач, ул минем әниемне алган. Аңа әле ул вакытта унҗиде яшь кенә булган. Гаиләдә тугыз бала үстек без. Соңга таба кызамык дигән зәхмәт чыгып, бер-бер артлы өч бала үлеп китеп, без алтау калдык. Сугыш башланганда өченче сыйныфка күчкән идем инде, җиде классны укып бетерергә насыйп булды. Без, авыл балалары, 12 яшьтән эшли башладык инде. Сабан сөреп йөрдек, тырмаладык, чәчү чәчтек, күпчелек шул басуда эшләдек. Сугыштан соң Хатыйп ага белән бергәләп Бөгелмәдән ягулык ташыдык. Кайтабыз, тракторларга бушатабыз да тагын юлга чыгып китәбез. Өйгә кайтып тору юк бит инде, ашарга ипи китереп китәләр китүен. Сугыштан соңгы чор бар кешегә дә бик авыр булды. Хуҗалыгыбыз Нәдергә кушылгач, мине ферма мөдире итеп куйдылар. Анда 19 еллап эшләгәннән соң, колхоз яңадан аерылып чыкты. Аннан үзебездә хезмәт куйдым. Гомер буе тырыштым, алдынгылыкны кулдан төшергән булмады, фотосурәтем Мактау тактасыннан төшмәде. Бу мактанып әйтү түгел, дөресе шул. Медальләр дә, бүләкләр дә күп, Ходайга шөкер. Авылдан читкә чыгып китәргә дигән уй бер генә тапкыр да башыма кереп карамады, эшемне, туган җиремне шулкадәрле яраттым, әле хәзер дә шулай. Үз гаиләмне дә шушында кордым. Тормыш иптәшем Суфия белән дә шул фермада эшләгән чорда танышып, өйләнештек. Аның белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Әле дә хәтердә, 1953 нче еллар, фермада азык ташыганда бозаулар караучы чибәр кызга күзем төште. Шунда сөйләшеп киттек. Суфия сыер сауды, беренчелекне беркемгә дә бирмәде, уңган, булган иде. Йортны да мин үз кулларым белән җиткердем. Бу өченче мәртәбә кымшатып салган өй инде. Башта әтидән калган иске йортта тордык. Әти 1871 елгы иде, Лениннан бер яшькә генә кече. Ул 1943 елны вафат булды. Ул гомернең-гомеренә ат җигеп кешеләрне Самарага сатуга йөрткән кеше. Безне әтинең беренче хатыныннан булган кызы Галимә апабыз карады. Ул вербовкаланып Ленинградка киткән иде. Сугыш башлангач монда кайтты. Хәзер элеккеге елларны искә төшерәм дә, Токарликов, «Путь Ильича», «Яры»”, безнең «Зәй» - бу атаклы колхозлар гомер-гомергә районда беренче булдылар бит дим. Шуны да әйтәсе килә, малларсыз авылны күз алдына да китереп булмый иде бит инде ул заманнарда, без үзебез дә терлекләрне күпләп асрадык, әле хәзер дә сарыклар тотабыз. Әле мин тегермәндә дә эшләдем, ташлы тегермән тарттым. 85 яшемә кадәр хезмәт куйдым. Мин бик кызыксынучан кеше. Китаплар укыйм, газеталар алдырам, «Әлмәт таңнары»н аеруча яратып укыйм. Ишегалдында вак-төяк эшләрне башкарам, мунча ягам. Сәламәтлегемә гел игътибарлы булдым, даруларга караганда шифалы үләннәрне күбрәк кулланырга тырышам. Авылда ир-атлардан иң өлкәне миндер инде. Ходай исәнлектән аермасын, - ди Назыйм абый.
Тыл хезмәтчәненә без дә бәрәкәтле, имин гомер теләп калабыз. Якыннарыңны, авылдашларыңны куандырып озак, матур итеп яшәргә насыйп булсын сиңа, Назыйм абый.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа