104 нче язын каршылый
Күзләрендә нур, йөзендә зирәк елмаю чаткылары балкыган, язмыш сынауларына карамастан һаман да тормышны яратучы, олы йөрәкле Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «Татнефть» компаниясе ветераны Сәлимә Нәбиуллина быел 104 нче язын каршы ала.
Сәлимә Нәбиулла кызы 1921 елның 14 мартында Әлмәт районы Чупай авылында туа. Бик иртә әнисен югалткан кыз кечкенәдән үк крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын татып үсә. Әтисе икенчегә өйләнә һәм гаиләдә тагын дүрт бала туа. Олы бала буларак, Сәлимә кечерәкләр турында кайгыртуны үз өстенә алып, әтисенә һәм үги әнисенә кулыннан килгән кадәр булыша.
Мәктәптә уку алтынчы сыйныф белән тәмамлана - кызга эшләргә, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк була. Балачагы һәм яшьлек чоры басу-кырларда эшләп, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән үтә. Ләкин шул чакта да, кыенлыкларга карамастан, Сәлимәнең йөрәге катмый, сабырлыгы төкәнми, ә какшамас холкы аңа иң авыр вакытларны да җиңеп чыгарга булыша.
Бөек Ватан сугышы башлангач, кешеләрнең тормышы тамырдан үзгәрә. Ирләр фронтка китә, ә авыл хезмәтенең бөтен авырлыгы хатын-кыз һәм бала-чага җилкәсенә төшә. Башка меңләгән хатын-кыз кебек үк, Сәлимә Нәбиулла кызы да илгә ярдәм итү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.
«Миңа 20 яшь иде. Ашлыкны ат белән Бөгелмәгә, кышын киптергечкә ташыдык. Авыр-авыр капчыкларны үзебез күтәрә идек, урманнан утын әзерләп алып кайттык. Ару-талуны белмичә эшләдек. Өстә - ситсы күлмәк, аның өстеннән телогрейка, аякларда - фетр оек һәм чабата. Салкын сөякләргә кадәр үтә иде, ләкин түздек, түзәргә кирәк иде шул», - дип искә ала ул сугыш елларын.
Шушы авыр хезмәт аның Җиңүгә керткән өлеше була. Сугыштан соң да сынаулар тәмамланмый әле - илне торгызырга туры килә, тормыш яңадан-яңа көчләр таләп итә. Сәлимәнең әтисе Нәбиулла 1951 елда таш карьерында һәлак була. Шулай итеп гаилә өчен бөтен җаваплылык үз җилкәсенә төшкәнен кыз бик яхшы аңлый. Колхозда эшли, аннары кибеттә, ашханәдә, икмәк заводында, кирпеч заводында, медсанчастьта хезмәт куя.
1965 елда Сәлимә Нәбиулла кызы «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 2 нче нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехына эшкә урнаша, анда 1987 елга кадәр эшли. Нефтьне кудыру буенча оператор ярдәмчесе, аннары товарный операторы була. Нәкъ менә биредә, нефть тармагында ул үз урынын таба, хезмәттәшләренең, җитәкчелекнең хөрмәтен һәм коллективның мәхәббәтен яулый.
Сәлимә Нәбиулла кызы үз гомерендә беркайчан да зарланмый, авырлыклар алдында югалып калмый. Намус белән, җанын-тәнен биреп хезмәт итә, киләчәккә ышаныч белән карый. Җиңүгә керткән өлеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук күпсанлы юбилей бүләкләре белән билгеләп үтелгән.
Әмма аның өчен иң зур бүләк - язмышын белгән һәм үзен хәтерләгән кешеләрнең истәлеге һәм рәхмәте. Сәлимә Нәбиулла кызы бүген дә шундый ук ачык йөзле, зирәк акыллы һәм игелекле булып кала бирә. Ниләр генә кичерергә туры килсә дә, күңел җылысын, ихлас елмаюын һәм гаҗәеп рух ныклыгын саклап кала ала.
Сәлимә Нәбиуллина - хатын-кыз-легенда, тормыш юлы зур батырлык, фидакарь хезмәт, үз эшен ярату, үз иленә мәхәббәт тарихы булган хатын-кыз. Алга таба да тормышы бәхет-шатлыкларга бай булсын, якыннарының кайгыртуы белән чолгап алынсын һәм күңелендә һәрвакыт яз яшәсен.
Венира Хәйруллина
Фото: «Әлмәтнефть» идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа