Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әтиемнең якты истәлеге

Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалиды әтиебез Яббаров Габдулла Габбас улы турында.

Быел безнең илебез олуг бәйрәм - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Сугыш ветераннарының күбесе  инде безнең арабыздан китеп бардылар. Аларның бары тик чын тарихны чагылдырган язмалары гына безгә, бездән соңгы  буыннарга тарихи истәлекләр булып кала. Кулымда әтиебезнең үзе, сугышчан дуслары, туганнары турында язып калдырган истәлек блокноты. Олыгайган саен һәр нәрсәгә башка  күзлектән карыйсың икән, бала чакта игътибар итмәгән күренешләргә гаҗәпләнеп, кабат әйләнеп кайтасың. Язмаларны алып кат-кат укыйм һәм әтиебез турында бик еш уйланам. Сугышта аягын югалтып кайткан япь-яшь егет ничек итеп үзендә яшәр өчен гаҗәеп көч тапкан, искиткеч сабыр, кешелекле булып кала алган, гомере  буена бер кешегә начарлык эшләмәгән. Аның күңеле һәрвакыт һәркемгә ачык  иде. Без кечкенә чакта әтинең протезын күтәрә дә алмый идек, ул бик авыр иде (хәзерге кебек протезлар булган булса иде ул вакытларда). Ә ул, шул протезын киеп, 81 яшенә кадәр ничек йөргәндер, шактый ерак урнашкан эш урынына - колхоз идарәсенә җәяү ничек барып җиткәндер. Әле бит аның кышы да бар. Көрт баскан, буранлы көннәрдә әле сукмак та салынмаган тыкрыклардан иртәнге караңгыда әтиебез бата-чума ничек йөргәндер. Шуларны уйлаган саен йөрәк сыкрый, күңел елый. Аның бер генә көн дә эшен калдырганын хәтерләмим. Без аның зарланганын да ишеткәнебез булмады. Әтиебез  булганына һәрвакыт канәгать булып яшәде, хөкүмәтебездән бер нәрсә дә сорап йөрмәде. Бу язмам әтиебез турында.

Әтиебез Яббаров Габдулла Габбас улы 1921 елның 27 мартында Мәмәт авылында туган. Алар гаиләдә 5 бала үсә. Әтиебезгә 11 яшь булганда, әниләре вафат була, һәм алар үги ана тәрбиясендә калалар. Урта мәктәпне  үзебезнең  авылыбызда тәмамлый.

  
Әтиебез яшьтәшләре арасында  иң кечкенә буйлы була, шуңа күрә аны хәтта вакытында солдатка да алмыйлар. Иптәшләре  күптән солдатта, ә ул авылда.   Тыныч кына яшәп ятканда,  бар халыкны тетрәндереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Авылда булган барлык таза ир-атларны  сугышка алып бетерәләр. Әтинең абыйсы Габделхак, бабабыз Габбас та сугышка алына, ә энеләре Габделәхәт бу вакытта Казанда ФЗӨдә укый торган була (ул шуннан сугышка китә, хәбәрсез югала). Колхоз эшенең бөтен авырлыклары әтиебез һәм кече энеләре Вахит өстенә төшә. Барлык яхшы атларны сугышка җибәреп бетерәләр, ә авылда бары тик хәлсез атлар, үгезләр, сыерлар гына кала. Шулар белән сабан сөрәләр, чәчәләр, уралар, Бөгелмәгә икмәк ташыйлар. Колхозда икмәк үстереп, аны дәүләткә тапшырып, фронтка  үзләреннән өлеш кертәләр. Вакыт үтә, гомер уза. 1943 елда әтиебезгә дә сугышка китәргә повестка тапшыралар. Башта аны Мәскәүгә хәрби заводка җибәрәләр. Анда ул хәрби хезмәткә өйрәнү үтә. Шуннан соң Мәскәүдән 30 км ераклыкта урнашкан Наро-Фоминск шәһәренә җыялар, шул шәһәрдән  ир-атларны берәм-берәм сугышка озаталар. Ул шәһәрдә әти  авылдашы Шәйдуллин Зөфәр белән очраша. Зөфәр абыйны танковый частька, әтиебезне 2 нче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Ул «Амфибия» дигән машинада  хезмәт итә.        

       
Йөзүче  зур автомобиль - «Амфибия» сугышчыларны, тәгәрмәчле техниканы, артиллерия системаларын һәм башка материаль чараларны киң су киртәләре аша ташу һәм кичү өчен билгеләнгән була, шулай ук десант корабльләреннән диңгез десантын төшергәндә дә файдаланыла. Коры җирдә сәгатенә 120 км, суда 10 км тизлектә йөри ала. Әтиләр  экипажында 5 кеше: шофер һәм 4 солдат була. Аларга 1 пулемет, 4 автомат бирелә.

Батальоннары 72-ГОМБОН (Гвардейский особый механизированный батальон особого назначения) дип аталган. «Машина белән яралыларны да су аша чыгарырга туры килде.Немец  пулялары  баш өстеннән оча, ә без  аларга  игътибар итмичә, гәүдәбез белән  яралы  солдатларны  каплап, икенче  ярга алып чыгабыз», - дип искә ала иде әти.               
Белоруссияне немец фашистларыннан  азат итү иң куркыныч сугышларның берсе булган. Немец бирелергә теләми, нинди әшәкелекләр бар, барысын да эшли. Бик каты сугышлар була ул җирләрдә. Сугыш барганда бары җиңү турында гына уйлыйсың, утырып хат язарга да вакыт булмый, дип әйтә иде әти. 1945 елның Яңа елын Польша чигендә каршы алалар. Поляк авылларын, шәһәрләрен азат итеп, алга баралар. Поляклар азат итүчеләрне бик яхшы каршы алганнар, тик күп авыллар  яндырылып беткән, бары тик мич торбалары гына тырпаеп калган була, ә мич төпләрендә ач мәчеләр һәм этләр генә җылы эзләп йөргән. Әтиебез Берлинга кадәр барып җитәргә хыялланган, ләкин бу хыялы тормышка ашмый кала, ул яралана. Ул көн турында әти күз яшьләрсез сөйли алмый иде. Көн кичкә авышкан була. Польшаның Торн дигән кечкенә генә шәһәрен фашистлардан чистартып киләләр. Автоматларында патроннары  беткәч, әтиләр бер поляк ишегалдында автоматларын патроннар белән  коралар да, фашистларны куып, алга таба китәләр. Немецлар әкрен генә чигенә, ләкин һаман бирелергә теләми. Шул вакытта фашист пулясы әтинең аягын яралый, ул шартлый торган пуля булган, шуңа күрә сөяк тә челпәрәмә килгән. Әтинең яраланганын күреп, взвод санитаркасы аңа ярдәмгә ташлана, тик үлем пулясы япь-яшь санитарка кызның гомерен өзә. Фашист  пулясы уң аякның тездән түбән өлешенә кергән һәм эчтә ярылып, икенче яктан сөякне җимереп чыккан. Бераз яткач, әти эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, шуышып, әле яңа гына үзләре чыккан поляк ишегалдына таба китә. Әти артыннан кар өстендә кызыл сукмак сузылып кала. Иптәшләре дә килеп җитә. Алар әтине, полякның салкын өй идәненә салып, шунда торып тор, килеп алырбыз дип, алга таба китәләр. Кан ага, хәл бетә, әти ботинка астында калган каткан кар белән авызын чылата. Караңгы төшкәч, йортка качып калган немецлар керә. Алар йортны тентиләр. Рус солдатын кан эчендә күргәч, «русский капут» дип, тибеп чыгып китәләр. Барыбер үлә, пуля әрәм итмик дигәннәрдер инде. Төнлә иптәшләре килеп,  әтиебезне санчастька алып китәләр. Санчасть дигән җир бер поляк баеның усадьбасы, анда табиблар безнекеләр, ә санитаркалар поляк кызлары була. Йортның эче яралылар белән тулган.  Шушы санчастьта әтигә операция ясала, уң аякны кисәргә туры килә, чөнки гангрена башланган була. 
Әтием язмасыннан бер өзек: «Операция  өстәленә алып барганнарын беләм, шуннан соң хәтерләмим. Икенче көнне хәл алып, күземне ачсам, палатада  ике поляк кызы койканың ике ягында мине саклап утыралар... Азрак хәл алып, хәрәкәт ясап, кулымны  одеял астына  сузып карасам, һушым  китә язды, уң аягымны  өстән үк кисеп алганнар. Одеялымны башымнан ук капладым, күзләрдән ирексездән яшь ага башлады. Палатага  врач кереп, мине  тынычландырырга тырышты:
-    Кайгырма, яшь егет, сезгә ясалма аяк ясаячаклар. Хәзер протезларны  бик яхшы ясыйлар, сез әле аның белән бии дә алачаксыз.
Шул көннән бер аяк белән бөтенләй саубуллаштым...»

Әле тагын  әтиебезгә дивизия госпиталендә, аннары Ленинградта, Свердловскида, Ижевск шәһәрләрендә ятарга туры килә. Ижевскида  ясалма аяк - протез ясап, аны авылга озатып җибәрәләр. 
Әтиебез, сугыш вакытында үз-үзен аямыйча сугышканы өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. «Бөек Ватан сугышы» ордены, «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», Георгий Жуков медальләре әтиебез өчен аеруча кадерле булып торды. Әтиебезнең тыныч вакытта бирелгән бик күп юбилей медальләре дә аның күкрәген бизәп тора иде.    

 
Авылга кайткач, әтиебез безнең әниебезгә - Миннур Миннехуҗа кызына өйләнә, гомер буена колхозда, аннары совхозда бухгалтер булып эшли. Аны һәрвакыт мактап сөйлиләр, ул үз эшен төгәл һәм бик белеп башкара иде. Без әтинең өйдә тавыш күтәреп сөйләшкәнен дә ишеткәнебез булмады. Әниебез дә бик сабыр холыклы, эшчән, акыллы, искиткеч хәтерле иде. Гомер буена әтиебез һәм әниебез белән горурланып яшәдек. Алар безгә - 4 кызга белем һәм яхшы тәрбия бирделәр. Без үзебез дә бервакытта да алар йөзенә кызыллык китермәдек.
Кадерле  әтиебезне 2002 елның 19 мартында соңгы юлга озаттык. Бары язмалары гына истәлек булып калдылар, без аларны кадерләп саклыйбыз.  

                       
                                  Гөлфия Габдулла кызы Гайфетдинова, пенсиядәге укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса