Җиңү килде җирне нурга күмеп
Ул көн безгә җиңел бирелмәде. Буыннары ныгымаган малай-кызларның тырышлыгы, сабырлыгы белән дә яуланды ул көн.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын искә алу, хөрмәтләү дәвам итә. Дәһшәтле чорның шаһитлары, сугышта кулларына корал тотып көрәшүчеләр районда дүртәү генә калды.
Алар бу исемгә лаек
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары Людмила Березовага, Николай Федотовка, Минниса Сабировага, Анатолий Соколовка Әлмәт районының мактаулы гражданины исеме биреләчәге турында хәбәр килеп иреште. Яхшы һәм шатлыклы хәбәр. Шулай да әлеге исем ветераннарыбызга инде күптән бирелергә дә тиеш булгандыр, бәлки. Әлеге шәхесләрнең һәм инде мәрхүм булган ветераннарыбызның тормыш юлы үзе бер гаҗәеп истәлекле тарих бит. Каһарманнар белән очрашып, сөйләшеп утыру гына да үзе бер зур вакыйга.
Дүрт көнләп иписез утырырга туры килде
Газетабыз битләрендә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында күбрәк язмалар урнаштырырга тырышабыз.
Геройлар янәшәбездә генә яши. Әле менә шушы көннәрдә генә тыл хезмәтчәне Мәбрүрә апа Шәймәрданова үзенең йөз яшьлек туган көнен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гөлбакча авылында туып-үскән уналты яшьлек кызны Пермь өлкәсе Березники каласына төзелеш эшләренә җибәрәләр. Биредә биш ел дәвамында төзү-төзекләндерү эшләрендә хезмәт куеп, җилкәсендә авыр йөк ташып, траншеялар, завод фундаментлары өчен котлованнар казый, тимер юллары төзүдә дә катнаша ул.
- Авыр иде, кырык градуслы котыпларда резин итекләр киеп тәүлегенә 12 шәр сәгать эшләгән вакытларны онытып буламы соң. Шул бер көн ял бар иде - аны инде урыннан тормыйча диярлек йоклап, алдагы хезмәт көненә хәл җыеп уздыра идек. Баракларда 50 ләп кеше яшәдек, суда пешкән кәбестәле шулпа чөмереп, 600 граммлы кара чиле-пешле икмәк белән тукландык. Ул икмәкне карточка белән ала идек бит әле. Бервакыт шулай бөтен бригада өчен ипигә дип чиратта басып торганда йокымсырап киткәнмен - берәүләр кулымнан шул паек карточкасын йолкып алып качтылар. Нишлисең, дүрт көнләп иписез утырырга туры килде. Шулай да яшь чакта башкалар белән бергә күмәк эшләгәндә ул кадәрле читен булмады. Без бит Җиңү өчен, илебез иминлеге өчен дип тырыштык. Әлеге еллар холкымны да нык чыныктырды, түзем булырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәтте, - дип искә алды тыл хезмәтчәне.
Сугыш тәмамланганнан соң Мәбрүрә Нурмөхәммәт кызы, ниһаять, туган якларына әйләнеп кайта. 1950 нче еллардан башлап ун еллап колхозда эшли, аннан соң Яңа Кәшер амбулаториясендә егерме ел санитарка, соңыннан пешекче булып хезмәт куя. Мәбрүрә апа биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген инде ул ун оныгы һәм 13 оныкчыгы өчен куанып гомер кичерә. Тыл хезмәтчәненең медальләре, бүләкләре байтак.
- Ходай миңа озын гомер бүләк итте. Әтием умартачы булды, бәлки шуңадыр да, әти-әниләрем икесе дә 93 кә кадәр яшәделәр. Бал сәламәтлек өчен бик файдалы бит ул. 90 яшендә авыл советы рәисенә барып «миңа эш бирегез, көчемнән килә» дип йөргәне әле дә хәтердә. Ул гомере буе хезмәтне яратты, гаиләбезнең ныклы тоткасы булды, - дип искә ала Мәбрүрә апа бүген, балачак хатирәләрен яңартып. Ул үзе дә шундый ук булдыклы шәхес, уңган хуҗабикә - шулай булмаса, тормыш иптәше белән алтмыш елдан артык бергә гомер кичереп, дүрт малай, бер кыз үстерә алмаган булыр иде, мөгаен.
- Мин гомерем буе яшисе килеп яшәдем, эшлисе килеп эшләдем. Бар шатлыгым - гаиләм, балаларым булды. Туган җиремне, Татарстанымны яратам. Бүгенге матур тормышларны күреп, гомер кичерүем олы бәхет, - ди Ак әби. Без дә Мәбрүрә апаны бер гасырлык гомер бәйрәме белән ихластан тәбриклибез, ветеранга матур, имин тормыш теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа