Ватан сакчылары сынатмый
Яшел Үзәндә сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының беренче этабы булып узды.
Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасы һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында икенче ел рәттән оештырылды. Әлмәт районын махсус хәрби операциядә катнашучы 13 хәрби тәкъдим итте. Ярышлар өч юнәлештә үткәрелде: волейбол, утырып уйнала торган волейбол һәм пауэрлифтинг.
Классик волейболда Әлмәт командасы 3 нче урынны яулады. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Руслан Гыйздуллин танылды. Утырып уйнала торган волейбол буенча ярышларда команда шулай ук 3 нче урында. Турнирның иң яхшы уенчысы исеменә Рәмис Сәфәров лаек булды. Пауэрлифтингта безнең хәрбиләр шулай ук ярышларның лидерлары арасына кереп, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ветераннарның спорт һәм җәмәгать тормышына керткән өлешләрен югары бәяләде.
– МХО ветераннары активлыкны спорт ярышларында гына түгел, һөнәри осталык ярышларында, патриотик чараларда, мәктәпукучылары һәм студентлар белән очрашуларда да күрсәтәләр. Безнең яклаучыларга яңа белемнәр, компетенцияләр алуда, эшкә урнашуда һәм актив социаль тормышта «Ватан сакчылары» фонды ярдәм итә», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia