Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Ил чигендә ныклы калкан алар

Әлмәттә чик сакчылары көненә багышланган чаралар булып узды.

Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән батыр йөрәкле егетләр Хәтер мәйданына җыелдылар.

Алар дәүләт чиген саклаганда һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба машиналарда шәһәр паркына юнәлделәр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Сәламләү сүзе белән «Хәрби туганлык» ның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Юрий Максимов чыгыш ясады. Ул ватан чикләрендә хезмәт итүнең әһәмиятен ассызыклады, чик буе гас-кәрләре ветераннарына һәм хезмәткәрләренә батырлык-лары һәм тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт җиткерде.

Бүгенге көндә Әлмәттә ике меңнән артык чик сакчысы исәпләнә. Алар арасында армиядә хезмәт итүчеләр һәм хезмәт итеп кайтканнары бар. МХО зонасында алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүчеләр дә байтак. Әлмәт җирлегендә «Застава» һәм «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмалары эшчәнлек алып баралар. Запастагы чик сакчылары бүгенге көндә дә алгы сафта. Алар МХО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк җыеп илтеп тапшыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Курку белмәс, чын патриот егетләргә һәм газетабызның якын дуслары булган Сергей Евлеевка һәм Сергей Зарубежновка елдагыча иң изге теләкләребезне юллап калабыз. Чик сакчысы булып хезмәт иткән райондаш егетләребезне тагын бер кат узган бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәрберсенә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!

Фото: Юрий Максимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса