Әлмәттә Анатолий Ильдуковка багышлап, мемориаль такта ачтылар
Әлмәттә Анатолий Ильдуковны искә алдылар.
Әлмәттә махсус операция зонасында хәрби задание үтәгәндә һәлак булган сержант Анатолий Ильдуковка мемориаль такта ачылды.
Сержант Анатолий Ильдуковның һәрчак хәрби эшкә катнашы булган. 2001 елда ашыгыч хәрби хезмәт үтә, соңыннан хәрби җыеннарда катнаша, ә 2022 елның 1 октябрендә мобилизация буенча чакырыла.
Хәрби бурычын үтәгәндә 2023 елның 10 февралендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Анатолий Илдуков батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Һәлак булган сугышчының хатыны Ольга Ильдукова бүгенге көндә Әлмәтнең «Ватанны саклаучылар»фондын җитәкли.
Анатолий Илдуков 1982 елның 27 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә туган. 15 нче мәктәпне, ә 2001 елда Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган. Шул ук елны хәрби комиссариат тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 2021 елның 23 сентябрендә РФ Оборона министрлыгы белән мобилизацион кешеләр резервында булу турында контракт төзеде. 2022 елның 1 октябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Сержант званиесендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia