Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Гаиләң яшәгән җиргә хәсрәт килмәсен өчен...

Бүген ул — отставкадагы хәрби. Яшь буын белән очрашулар уздыра, хәзерге вакытта алгы сызыкта хезмәт итүче егетләргә һәм ветераннарга ярдәм күрсәтә.

Евгений Головнинның тормышы аны тулысынча үзгәрткән ике зур өлештән тора. Шуларның соңгысы — махсус хәрби операциягә китү була.

Махсус хәрби операциягә китү карарын ул мобилизация игълан ителгән беренче көннән үк кабул итә. Башта Евгений Головнин анда үзенең иптәшләрен озата, ә соңыннан үзе дә алына. Мондый хәрби тәҗрибә аның өчен яңалык түгел. Ул кайнар ноктага беренче тапкыр ерак 2000 нче елларда ук эләгә. Армия хезмәте вакытында Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, ил мәнфәгатьләрен саклый. Аннан соң тыныч, «гражданлык» тормышына кире кайту башта сәеррәк тоела.

– Беренче хәрби хәрә-кәтләрдән соң яңа тормышка ничек күнектегез, кыенлыклар булдымы?

– Ул вакытта хәзергегә караганда җиңелрәк иде. Мин коллективка кушылырга тырыштым. Күкрәк кагып йөрмәдем, гади тыныч тормышка тизрәк җайлашу өчен дуслар, туганнар белән аралаштым. Ул вакытта әле гаиләм юк иде. Яшьлек белән моны кабул итү хәзергегә караганда бермә-бер җиңелрәк булды. Җайлашу (адаптация) мәсьәләсенә килгәндә, кешеләрнең проблемалары булырга мөмкин, әлбәттә, тик мин бу турыда уйламаска, авырлыкларны җиңәргә тырыштым һәм тирә-юньдәгеләрнең дә моны искә төшермәүләрен теләдем.

– Аннан соң 20 ел узган, ни өчен сез яңадан фронтка киттегез?

– Барыбер мин үземне Ватанымның патриоты дип саныйм. Туган ягымны яратам, яшәгән урынны сакларга, төзекләндерергә кирәк дип уйлыйм. Бездән башка беркем дә моны яхшыртмаячак. «Без булмаган җирдә яхшы» дигән гыйбарә бар. Безгә үзебездә уңайлы булсын өчен тырышырга кирәк. Синең өчен газиз булган гаиләңә, якыннарың яшәгән җиргә кайгы-хәсрәт килмәсен өчен илне саклыйсы килде. Көчем дә, мөмкинлекләрем дә барлыгын сиздем. Эштә дә бу хакта күп сөйләштек, мин дә үз өлешемне кертергә карар кылдым.

2022 елның июлендә киттем, аннары контракт срогы тәмамланды, мин кайттым. Киләсе контрактны 2024 елда төзедем, ә 2025 елда яралану сәбәпле, мине комиссия аша кайтардылар, демобилизацияләндем. Минометтан ут яудырдылар һәм бер снаряд нәкъ янәшәгә төште, аягым яраланды. Сөякләр чәрдәкләнде, тимер куйдылар. Комплекслы җәрәхәт булды: анда кыйпылчыклар да бар, өстәвенә бармаклар өшү дә өстәлде — табанның бер өлешен ампутацияләргә туры килде.

– Ни өчен бүген тыныч тормышка яраклашу кыенрак?

– Һәркемнең үзенчә. Ул кешенең эчке халәтенә һәм кәефенә бәйле. Кемдер без анда сугышабыз, ә монда кемнәрдер клубларда йөри дип ачулана иде. Мин моңа башкача карадым. Тормышның дәвам итүен телисең бит. Әгәр бөтенесе дә кайгырып хәсрәттә йөрсә, нәрсә булыр иде соң? Тормыш бит дәвам итә, балалар туа, үсә. Аларны балачактан мәхрүм итәсе килми. Җайлашу мәсьәләсенә килгәндә, яраланганнан соң күбрәк физик яктан кыен булды, ә болай гаиләм, иптәшләрем бик нык ярдәм итә. Якыннарыңның терәге зур йогынты ясый.

– Сез кайчаннан бирле «Боевое братство» оеш-масында?

– Оешмада ул төзелгән беренче көннән үк, ягъни 2008 елдан бирле торам. Бу эшкә төрлечә караган чакларым булды, аңлау, фикерләү үзгәрә барды. Тыныч чордагы эш бер аерым әйбер, ә хәзер бөтенләй башка. Бу эшнең бик мөһим икәне бәхәссез.

Хәзерге вакытта без балалар бакчаларыннан башлап, уен формасында дәресләр үткәрәбез. Безнең хезмәтебез турыдан-туры тормышыбызга, аны саклап калуга юнәлтелгән. Мөмкинлеккә карап чараларда катнашырга тырышам, менә күптән түгел генә мәктәптә булдым. Төрле патриотик уеннар уздырабыз. Эстафеталар оештырабыз, команда рухын күтәрәбез. Бу җәһәттән караганда, мондый чараларда катнашканда үзеңнең кирәклегеңне, җәмгыятьтә кадерле икәнеңне сизәсең. Кайчакта кемгәдер әйткән бер сүзең дә булыша. Бу – бик зур әйбер.

Маргарита Трегубенко

Фото: Павел Храмов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса