Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Хәтер яшәгәндә каһарманнар онытылмас

1 июльдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп уздылар

Әлеге датаның рәсми статусы булмаса да, ул елдан-ел әһәмиятлерәк була бара. Бу көнне без кайнар нокталардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм МХО да каһарманлык күрсәткән барлык хәрбиләребезне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Әлмәттә дә тантаналы чара узды. «Хәтер» мәйданындагы һәйкәл янына хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХО да катнашучылар, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре җыелдылар.

Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рамил Закиров, Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ратмир Галиуллин сәламләделәр. Алар үзләренең чыгышларында хәрби хәрәкәтләр ветераннарының локаль сугышлар һәм кораллы конфликтлар аша намус белән үтүләрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның биргән антларына бүген дә тугры булуларын билгеләп уздылар.

Чара хәрби хәрәкәтләрдә үз бурычларын намус белән үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбыз хөр-мәтенә бер минут тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Без барлык ветераннарга
ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез. Сезнең бүген дә алгы сафларда булуыгыз һәркемдә горурлык хисләре уята.  Гаиләләрегезгә бәхет һәм тынычлык юлдаш булсын.

 Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса