Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә махсус хәрби операция герое Максим Жарков истәлегенә мемориаль такта куелды

Күптән түгел Чехов урамындагы 26 нчы йортта чираттагы мемориаль такта пәйда булды

Ул  МХО герое, яу кырында батырларча һәлак булган Максим Жарков истәлегенә куелды. 

Кызганыч, ләкин илебез иминлеген якларга киткән якташларыбыз арасында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган ир-егетләребез дә байтак. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Мемориаль тактаны ачу чарасында район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, «Хәрби туганлык» оешмасы, «Мускул» хәрби-спорт клубы вәкилләре, ветераннар һәм геройны искә алырга килгән дуслары, якыннары катнашты.

Максим Жарков 1980 елның 2 маенда Әлмәттә туган, 13 нче мәктәптә укыган. 2000-2001 елларда армиядә хезмәт иткән чорда Абхазия һәм Грузия территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, Максим ике дә уйламыйча үз теләге белән МХО зонасына китә. 2023 елның 26 гыйнварында Донецкидагы Артемовск шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Курку белмәс кыю якташыбыз үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова Максимның әнисе Татьяна Ивановнага тирән рәхмәтен белдерде.

– Сез безне намус белән яклаган һәм безне яклауны дәвам иткән батыр уллар тәрбияләдегез. Икенче улыгыз Дима да алгы сызыкта. Без аңа көч, сәламәтлек һәм туган җиренә исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, – диде ул.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Хәрби туганлык» оешмасының «Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан» проекты инициаторы Артур Горохов Максимның һәрвакыт ачык, ышанычлы дус һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер кеше булуын билгеләп үтте.

Митингта геройның дусла-ры һәм хезмәттәшләре дә чыгыш ясады. Алар барысы да Максимны хөрмәт белән искә алдылар, аның лидерлык сыйфатларын һәм туган илгә булган тугрылыгын билгеләп уздылар.

Чарада катнашучылар ватаны өчен гомерен биргән батырны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта янәшәсенә чәчәкләр салдылар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса