Тәвәккәл элемтәче
Бүгенге язмабыз «Опасный» позывнойлы хәрби турында.
Махсус хәрби операция игълан ителү белән илебез иминлеген беренчеләрдән булып сакларга киткән ир-егет ул
Махсус хәрби операция геройлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Николай Опацкий ишле гаиләдә үскән. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң эшләгән, өйләнгән, матур гына гаилә корган.
– Махсус хәрби операция зонасына китәсемне белгәч, якыннарым, тормыш иптәшем дә бераз югалып калдылар. Әлбәттә, җибәрә-селәре килмәде инде. Безне Донецкидагы Угледар каласына җибәрделәр. Беренче айларда биредә элемтә булмаганлыктан, якыннар белән сөйләшә дә алмадык. Монда инде безгә җирле халык ярдәм итте. Алар белән уртак телне тиз таптык. Аннан соң элемтә сузуда үземнең өлгерлегемне дә күрсәтә алдым. Иң авыры минем өчен агачларга менеп, элемтә көйләү иде. Ул бит болай гына түгел - баш түбәсендә дроннар очкан бик авыр чаклар була иде. Агач ботаклары да сына, ә элемтәне иң югары ноктага урнаштырырга кирәк. МХОда булуымны 2024 елның апрелендә туктатырга туры килде, чөнки мин каты яраландым. Күп кенә хезмәттәшләрем дрон атакасыннан соң һәлак булдылар. Коточкыч авыр булды- яраланганнарны яңадан килеп атакага тотты ул каһәр суккан дроннар. Ядрәләр билемне тишеп керде, ботка, җилкәгә да эләкте. Хезмәттәшләрем ярдәмгә килмәгән булса, минем дә гомерем өзелгән булыр иде. Аннан инде госпитальдә дәваландым. Үзем монда, ә күңелем белән алгы сызыкта иптәшләрем янында булдым. Тик тора торган кеше түгел мин, госпитальгә яралыларны алып килгәч, аларны урнаш-тырганда булышып та йөрдем. Фронттан соң тыныч тормышка кереп китү бераз кыен булса да, хәзер өйрәндем инде. Кирәкле, файдалы эшкә җәлеп ителүемә куанам. Мин архивларны цифрлаштыруда ярдәм итәм. Тормыш иптәшем дә минем белән бергә эшли. Хәзер без гел бергә, - ди МХО ветераны.
Николай «МХОда катнашкан өчен» медале белән бүләкләнгән, тиздән икенче дәүләт бүләге дә килеп җитәчәк.
Николай Опацкий тыныч тормышта да актив булырга тырыша – спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. Әлеге батыр йөрәкле каһарманга сәламәтлек, алдагы тормышында уңышлар теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia