Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Татарстан республикасы рәисе кубогына ярышларның беренче этабы Әлмәттә узды

Финал Бөтенроссия Спартакиадасына сайлап алу булачак, анда Татарстанның иң яхшы вәкилләре республика данын федераль дәрәҗәдә яклаячак.

Татарстан республикасы рәисе кубогына ярышларның беренче этабы Әлмәттә узды

Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан республикасы рәисе Кубогына республика ярышларының беренче этабы узды.
Программада беренче спорт төре 50 метрга йөзү булды. Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан 35тән артык махсус хәрби операция катнашучысы катнашты. Аларның һәрберсе-спортчы гына түгел,ә уникаль язмышлы, нык холыклы һәм чын сугышчан тәҗрибәле.
Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Роман Каплиев һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина мөрәҗәгать итте.
Алар спортчыларга лаеклы нәтиҗәләр теләделәр, махсус хәрби операция катнашучыларының рухын күтәрү, физик активлык һәм социаль адаптация өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Татарстан республикасы рәисе Кубогы этаплап уздырыла, һәр этап аерым спорт төрен үз эченә ала. Ярышлар 2025 елның июленнән сентябренә кадәр республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә узачак. Финал Бөтенроссия Спартакиадасына сайлап алу булачак, анда Татарстанның иң яхшы вәкилләре республика данын федераль дәрәҗәдә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса