Әлмәттә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп уздылар
2009 елдан башлап әлеге бәйрәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне» дип атала.
Әлмәттә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп уздылар
Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Илебез иминлеге өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне бу. Ул истәлекле көнне районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары Хәтер мәйданына җыелдылар. Шуны билгеләп узарга кирәк, ветераннар бүген дә сафта – алар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, гуманитар ярдәм әзерләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Аларның тырышлыгы белән хәрбиләргә техника һәм җиһазлар илтеп тапшырыла. Тантаналы митинг барышында яу кырындагы якташларыбызга УАЗ автомобилен тапшыру да оештырылган иде. Машина ачкычларын махсус хәрби операцядән кыска вакытлы ялга кайткан «Лазарь» позывнойлы хәрби кабул итеп алды. «Хәрби туганлык» оешмасы ветераннары аңа изге теләкләрен юлладылар, махсус хәрби операция зонасына исән-имин барып җитүен теләделәр.
– Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик мөһим, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Бу – безнең өчен хөрмәт билгесе, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора, – дип ассызыклады запастагы хәрбиләр.
Алар районыбыздан хәрби хәрәкәтләрдә илебез иминлеге өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантаналы чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа