Бер батырлык тарихы
Махсус хәрби операция зонасында батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында язуыбызны дәвам итәбез.
Махсус хәрби операция зонасында батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында язуыбызны дәвам итәбез.
Чираттагы героебыз – Владислав Пидулин. Илебез иминлеген якларга Владислав 2022 елда киткән булган.
– Махсус хәрби операция игълан ителеп мобили-зацияләнгәннән соң безне башта Казанга өйрәнүләр узарга алып киттеләр. Аннан соң инде МХО зонасына юл алдык. Әлбәттә, якыннарның, туганнарның мине җибәрәселәре килмәде. Әле әнием шуннан соң гел чиркәүгә йөри торган булды. Соңыннан күнделәр инде, чөнки мин иң беренче чиратта үз илемнең патриоты бит. Армиядә хезмәт иткәндә дә йөрәгемдә шундый патриотик хисләр булды. Хәзер дә шулай.
МХО зонасында мин 1232 нче полкның 3 батальонына эләктем. Мине баштан ук командир итеп куйдылар. Әле дә хәтердә, безне Луганскига җибәрделәр. Командование окоплар казырга кушты. Окопларны тирән итеп ясадык, төзелеш материаллары кулланып аларны ныгытып чыктык. Монда без ярты еллап хезмәт иттек. Әлеге вакыт аралыгында хәтта җир астында мунча да төзеп куярга өлгердек. Яшерен-батырын түгел, алгы сызыкта иң куркынычы – дроннар. Алардан саклану өчен җитез, өлгер һәм шул ук вакытта бик сак булырга кирәк. Безнең батальон озак вакыт өченче линиядә булды.
Ләкин бер вакыйга тор-мышымның астын өскә китерде – мин чын мәгънәсендә яшәү белән үлем арасында калдым. Бервакыт, хәрби бурычны үтәгәндә, пулемет уты астына эләктек. Алга таба хәрәкәт итү мөмкин түгел – өстән ядрә ява гына. Төп бурыч – ничек тә булса пулеметчыны кулга төшерү, атышны туктату. Шунда кинәт кенә янәшәмдә миномет снаряды төшеп шартлады. Баштарак озак кына берни аңламый тордым. Ярый әле вакытында бер җимерек бинаның почмагына яшеренергә өлгергән идем. Шартлаудан соң иң беренче эш итеп гәүдәмне, кул-аякларымны тикшереп чыктым. Ходай саклаган – бар да исән. Шуннан каскамны салдым. Карасам – каска тишкәләнгән. Миномет кыйпылчыклары башымны яралаган булып чыкты. Аннан инде госпитальгә алып киттеләр. Госпитальдә бер елдан артык дәваландым. Якыннарым белән беренче очрашу шунда булды. Нишлисең, елаштылар да, исән калуыма куаныштылар да инде алар. Озак та үтмәде мине II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Госпитальдән мине инвалидлык белән өйгә кайтардылар. Якыннарым, туганнарым, таныш-белешләрем мине бик җылы каршы алдылар, рәхмәт аларга, – дип искә ала МХО ветераны.
Каһарманга бүгенге көндә исәнлек-саулык теләп калабыз. Владислав Пидулин кебек батырлар – безнең өчен зур горурлык, киләчәк буын өчен үрнәк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа