Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Үзәк парктан әбиләр елап кайтып киткән?!

Юк, аларны беркем дә кыерсытмады. Ул күз яшьләре шатлыктан иде. Өлкән буынга булган кадер-хөрмәттән алар бик канәгать калды.

"Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты әлмәтлеләргә зур тамаша тәкъдим итте. Үзәк паркта Җиңү көненә багышланган чара узды. Нефть оешмалары хезмәткәрләре килгән кунакларны сугыш елларына алып кереп киткәндәй итте.

Паркка нефтьчеләр яшәгән төрле районнардан якынча 5 меңгә якын кеше килгән иде. Ветераннар, олысы-карты паркта оештырылган сугыш елларына кагылышлы театральләшкән тематик сәхнәләрне күреп хозурланды. Сугыш кухнясы, землянкалар, вокзалда солдатларны каршы алу мизгелләре, Бөек Ватан сугышы башланган елдагы Сабантуй күренеше- бар да бер мәйданда чагылыш тапты.

Мондый чара Үзәк Паркта беренче тапкыр оештырылды. Аның максаты- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче ветераннарны бер мәйданга җыеп котлау, аларга Паркта зур тамаша күрсәтү иде.

Иң элек Ленин урамыннан тынлы оркестрларның фестивале булып узды. Аннан әлмәтлеләр һәм килгән кунаклар паркта концерт номерлары карый алды. Сәхнәдә Әлмәт үзешчәннәре һәм Казан артистлары чыгыш ясады. Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева да килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса