Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә Мәңгелек утка тәмәке дә салдылар [+ФОТОЛАР]

«Картаймагыз әле, ветераннар. Сезгә тиеш әле бик күп назлар, сезгә тиеш әле бик күп язлар». Кызганыч, Бөек Җиңүнең 71 нче язын Әлмәттә нибары 130 сугыш ветераны гына каршылый алды.

Без сезне онытмыйбыз яу кырында ятып калган, туган якларына кайтып башларын салган каһарман абый-апалар! Менә тагын Мәңгелек ут янына сезне искә алырга, чәчәкләр куярга килдек. Шатлык алып килгән җиңүле язга да быел 71 ел тулды. Дәһшәтле еллар артта калды. Инде сугыш китергән кайгы-хәсрәт онытылырга тиеш кебек. Юк икән, яралар нык тирән шул, күз яшьләре һаман да ага. Унынчы дистәсен ваклаган әби-бабайларның да җыерчыклы битләреннән бөртек-бөртек булып яшь тәгәри. 9 Май бәйрәмен көтеп ала алар. Менә быел да аяк атлаулары авырлашуга да карамастан, кайберләре иртән үк Мемориаль үзәккә ашыккан. Сугышчан дусларын, әти-әниләрен, туганнарын, авылдашларын искә алып, нидер сөйләнә-сөйләнә чәчәк куя алар. Бер абзый хәтта чәчәк белән бергә тәмәке дә салды. «Сугыш тынып торган арада тәмәке көйрәтә торган гадәтебез бар иде, гаиләләребезне искә төшереп, тизрәк җиңү яулау турында хыялланып утыра идек», - диде ветеран.
Герой якташларыбызның бюстлары, тыл хезмәтчәннәренә барельеф һәм "Сугыш балалары" скульптурасына да веноклар салынды. Каһарман якташларыбыз бер минут тынлык һәм залп белән искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса