Владимир Путин әлмәтлеләрне Нефтьчеләр мәйданыннан котлаячак
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарага Әлмәттән дә 16 ветеран китте. Моннан тыш әлмәтлеләр тагын да ераграк сәфәргә җыена.
Мәскәүдә Җиңү парадына тамаша кылуда безнең төбәктән 17 ветеран катнашачак. Аларның һәммәсе - "Татнефть" компаниясенең структур бүлекчәләрендә хезмәт куйган сугыш ветераннары.
Мәскәүдәге Җиңү парадын һәм Россия Президенты котлавын без үзебезнең Әлмәттәге бәйрәм барышында да карый алабыз. Нефтьчеләр мәйданындагы сәхнәгә зур экран урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа