Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин бабасының фотосы белән «Үлемсез полк»та катнашты [+ФОТОЛАР]
Айрат Хәйруллин бабасы Рәшит Хәйруллинның портретын күтәреп атлады.
Керкәле авылында Хәтирә һәм Габдулла Хәйруллиннар гаиләсендә өч малай туа. Бөек Ватан сугышы башлану белән алар сентябрь аенда әтиләрен фронтка озата. Смоленскида хезмәт иткән Габдулла абыйның 1942 елда хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Шул ук елны уллары Рәшит Хәйруллинны сугышка озаталар. Рәшит 1942 елдан 1945 елга кадәр дәүләт куркынычсызлыгы гаскәрләрендә хезмәт итә. Украинада Җиңүдән соң Дрогобич шәһәрен азат иткәндә туган ягына кайту теләге белән янган егет батырларча һәлак була. Рәшитнең әнисе улының кайтырына дип каклаган казын соңгы сулышынача саклаган.
Туган җирләре өчен башларын салган бу каһарманнарны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы даны буыннан-буынга күчәргә тиеш. «Үлемсез полк» әби-бабайларның батырлыгын истә тоту, данлау ул.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia