Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Җиңү көнендә Путин әлмәтлеләр янында булды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә Җиңү бәйрәмен 50 меңгә якын кеше карады. Нефтьчеләр мәйданында урнаштырылган зур экран Мәскәүдәге парадта Россия Президенты Владимир Путинның котлавын турыдан-туры эфирда карарга мөмкинлек бирде. Һәммәсе дә искиткеч!

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде.
- 9 Май - үзгә бәйрәм. Без һәрбер урамны, йортны, Ватанның һәр почмагын үлемнән курыкмыйча дошманнан яклаган каһарманнар алдында баш иябез. Илебезнең батырлык елъязмасында якташларыбызның да өлеше зур. Районнан 18640 кеше сугышка китә. Һәм аларның яртысы әйләнеп кайтмый. Тыл хезмәтчәннәре дә җиңү көннәрен якынайту өчен бердәм булып эшләделәр. Бүген районда сугышта катнашучыларның 195 толы, 3036 тыл хезмәтчәне яши. Коточкыч вакыйгалар шаһитларының саны елдан-ел азая бара. Безнең бурыч - аларны лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итү, -диде ул һәм яшьләрне бабайларының лаеклы буыны булырга чакырды.
Марат Әхмәтов әлмәтлеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләкләрен ирештерде. Әйе, әлеге җиңүнең бәһасы зур. 27 миллион корбан бәрабәренә ирешелгән җиңү - батырлык, Ватанга мәхәббәт өлгесе. Җиңү безне берләштерде. Бу хакта Ринат Хәйров та билгеләп үтте.
- Өлкән буынның батырлыгы нәтиҗәсендә без ирекле илдә яшибез, Россияне көчле итәбез, балалар тәрбиялибез. Фронтовиклар үрнәгендә бәхетле киләчәк төзибез. Кадерле ветераннар, алдыгызда баш иябез, сезнең батырлык бәһаләп бетергесез, - диде Дәүләт Думасы депутаты.
Хәрби комиссар Ришат Сабиров РФ оборона министрлыгының приказын укыганнан соң парад башланды. Мәйданга беренче булып Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәргән почетлы каравыл взводы аяк басты. Алар артыннан бер-бер атлы рәт-рәт тезелгән укучылар, кадетлар, студентлар, офицерлар, хәрбиләр, сугыш еллары техникалары узды. Сәхнәләштерелгән күренеш, зурлар һәм балалар катнашындагы зур хор чыгышы алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса