Беренче Җиңү парады: тарихка караш
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чарага пандемия аяк чалды. Россия Президенты парадны уздыру көне итеп юкка гына 24 июньне билгеләмәде - 75 ел элек нәкъ шушы көнне Мәскәүдә беренче легендар парад уза.
1945 елның 22 июнендә СССР үзәк газеталарында Башкомандующий И.В. Сталинның парад көнен билгеләү, аның асылы турында 370 нче боерыгы басыла. Әлеге тарихи вакыйга турындагы мәгълүматлар исә кинохроника кадрларында мәңгелеккә сакланып калган: мавзолей трибунасында Сталин басып тора, Жуков ак атта гаскәрләр буенча уза, гимнастерка һәм мундирлары орден-медальләр белән бизәлгән сугышчылар һәм офицерлар атлый. Ике йөз Гитлер байрагын һәм штандартын түбәнсетү исә парадның иң дулкынландыргыч мизгеле була.
Җиңү Парады мизгелләре сакланып калган кадрлар буенча белгечләр һава торышын да билгеләгән. Бу көнне иртәнге 9 да көннең болытлы булуы күренә. Парад башланганда Кызыл мәйданда коеп яңгыр ява. Халыкның киенүе буенча фикер йөртеп, бу көнне һава температурасы 15 градус чамасы булгандыр дип фаразлана. Һава торышы начар булу сәбәпле, парадның һава өлеше һәм хезмәт ияләре демонстрациясе кичектерелә.
Җиңү парадын Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә. Әлеге әһәмиятле вазифаны Сталинның башкармавына кагылышлы мәгълүмат та бар – бу аның атта оста йөри белмәве белән бәйле, дип яза кайбер чыганаклар. Георгий Жуковның «Воспоминания и размышления» мемуарларында Сталинның улы Василий әйткән сүзләр китерелә. Ул парадка кадәр Башкомандующийның ат белән идарә итәргә өйрәнергә теләвен, әмма аттан егылуын әйтә.
Парадны Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский җитәкли. Жуков белән ул Кызыл мәйдан буйлап атларда уза, Сталин Ленин музее трибунасыннан парадны күзәтә. Янәшәсендә шулай ук Молотов, Калинин, Ворошилов һәм политбюроның башка әгъзалары да була. Парадта катнашкан гаскәрдә җәмгысе 16011 кеше исәпләнә. Архив мәгълүматлары буенча, 1945 елның тарихи парадында 24 маршал, 249 генерал, 2536 офицер, 31116 сержант һәм солдат катнашканлыгы билгеле.
Бәйрәм чарасын җыелма оркестр С. Чернецкийның «Слава Родине!» маршы белән төгәлли. Шул ук көнне кичен Кремльдә парадта катнашучылар хөрмәтенә хөкүмәт кабул итүе дә уза. Тантаналы көн салют белән тәмамлана.
Илебез көтеп алган вакыйга - беренче Җиңү парадына багышланган документаль фильм да бар. Ул 1945 елда төшерелә. Әлеге кинокадр СССРда төсле фильмнарның берсе була.
Гөлназ Гыйззәтуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа