Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Җиңү бәйрәменә бармыйм

Тормышка ун бармагы белән генә түгел, җаны, күңеле белән ябышкан икәнлеге Роза апа Усманованың көр тавышында ук чагыла.

Төпле фикерле, сүзен өзеп сөйли. Кылган гамәле, әйткән сүзенең хаклыгына инанып гомер иткән. Гомер буе Габдрахман авылының кендек әбисе, инде хәзер Ак әбисе булып яши.

- Шушы авыл кызы мин, - дип башлады сүзен Роза апа. - Әтием дә, әнием дә шушы авылныкылар. Әти сугышка киткәндә 8 айлык булып калганмын. Әти сүзен әйтмичә, әтине күрмичә, әти дигән кешенең нинди булганын күз алдына да китермичә үтте гомер. Хәбәрсез югалган. Мәскәү тирәсендәдер дип үземчә генә уйлыйм.

- Башкалар әти дип әйткәндә, сез ниләр кичерә идегез?

- Безнең өйдә бер дә ир-ат булмагач, әти сүзен бер тапкыр да әйтеп карамагач, аны уйлый да белмәгәнмен, күрәсең. Әтиемнең апасының ире сугышта үлгәч, ул да безнең йортка кайта. Аның гарип баласы бар иде. Әбиемнең 4 малае да сугышта үлә. Безнең тирәдә әтиле балалар юк та иде. Элеккеләр бик сабыр булган инде. Дүрт малаеның берсе дә сугыштан кайтмаган әби сандык өстендә Һәфтияк укып утыра иде. Ниләр уйлагандыр инде ул мескеннең башы.

- Әниегез көттеме әтиегезне?

- Көткәндер инде. Тик безгә ул хакта бер тапкыр да авыз ачып әйткәне булмады. Бөтенесе эчендә булгандыр. Гомер буе колхоз эшеннән кайтып кермәде. Көтә-көтә йоклап китә идек. Торганда ул инде эшкә киткән була. Үстек шулай, әтине дә, әнине дә күрмичә.

Без әтиемнең туганының малае белән бер класста укыдык. Икебез дә 7 нче классны «5»ле билгеләренә генә тәмамладык. Шул документ белән Бөгелмәнең медучилищесына барып кердек. Ул фельдшерлыкка, мин акушерлыкка укыдым. Тәмамлагач, аны Якутиягә, ә мине Әлмәт районына билгеләделәр. Мин кайтканда Габдрахманда акушер юк иде. Шул көннән башлап лаеклы ялга чыкканчы туган авылым халкына хезмәт иттем. Авылның бөтен баласы, бөтен анасы минем кулым аша узды. Бер кеше дә ризасызлык белдергәне булмады. Сугыш чоры әниләре ничек итеп тешләрен кысып, «кирәк» дип төнне-көнгә ялгап эшләде, без, сугыш чоры балалары да нәкъ шулай эшләдек.

- Роза апа, ник бу һөнәрне сайладым икән дип үкенгән чагыгыз булмадымы?

- Юк, акыллым, бервакытта да үкенмәдем. Мин кылт итеп капка ачылганнан ук уяна идем төнлә. Бер дә үкенмәдем, бер кешегә баш тартмадым, белгән кадәр, көчемнән килгән кадәр барысын да эшләдем. Бер кешене ярдәмсез калдырмадым, кешене соңга калдырмыйча табибка илтеп тапшырдым. Намус белән хезмәт куйдым. Пенсиягә киткәндә Габдрахман авылы клубыннан озаттылар. Басып торырга да урын юк иде дип әйттеләр. Димәк, җиренә җиткергәнмендер эшемне. Үз гомеремдә бер генә кеше дә, син теге вакытта шулай эшләдең, дип, бармак төртеп әйткәне булмады.

- Димәк, бүген дә авылның үзәк урамыннан башыгызны горур тотып бара аласыз?

- Барам. Бер кеше каршында да җинаятем юк. Тик үзем генә кайгыларны күп күрдем. Беренче баламны 1 нче класста мәктәптән кайтканда машина бәрде. Икенче балам 18 яшь ярым булганда лейкоздан үлде.

- Башкалар исәнлеге, бәхете дип үткәргән йокысыз төннәрегезнең әҗерен бүген тоясызмы? Намуслы хезмәтегез дөрес бәяләнде дип саныйсызмы?

- Хәзер инде Аллага шөкер. Тик элеккеләрне уйлаганда күңел кимсенеп куя. Бөтен кеше сыер асраганда без дә асрый идек. Авылның медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга салам белән дә, печән белән дә ярдәм итүче булмады. Ә язга чыккач шул салам эскертләренә ут төртеп яндыралар иде. Лесхозда билетны таныш-белешкә генә бирәләр. Безнең ишегә юк, бездән кәгазь сорадылар. Шуңа күрә гомер буе чапкан печәнебезгә штраф түләдек. .

Мәдрәсәгә йөреп, Коръән укырга өйрәндем. Тиз булмаса да, гарәпчә укыйм. Бик күп догалар ятладым. Ашларга, Коръән укырга дип килеп алалар. Яшьли үлгән балаларым үземне җәннәткә җитәкләп керүче фәрештәләр булса иде дип өметләнәм инде.

Эшләгән вакытта, әллә яшьлегем белән, куркуны белмәдем. Ә менә лаеклы ялга китәр алдыннан ике тапкыр курыктым. Берсендә, бала туганнан соң, бала урыны төшкәндә кан күбрәк китте. Шунда, бу хатынны югалтам икән, дип курыктым. Икенчесендә туасы бала чалкан килгән иде. Баланы үтерәм дип курыктым.

- Роза апа, хәзер Җиңү көнен бик зурлап үткәрәләр бит. Шундый көннәрдә әтисез узган гомер өчен үкенеч бардыр инде...

- Нихәл итәсең, акыллым. Язмыштыр инде. Күрәчәк шулай булгандыр. Бернәрсә дә әйтмим. Тик бервакытта да митингка чыкканым юк. Юк, чыкмыйм, чыкмыйм. Чыкканым юк (Роза апа озак дәшмичә торды. Дөресрәге, дәшә алмады, тавышсыз гына елады). Җиңү бәйрәменә барасым килми. Ул минем эчке халәтем.

- Бүгенге яшьләргә нәрсә әйтер идегез?

- Яшьләр исән булсын. Сугышлар булмасын. Һәр ата-ана нәрсәдер өмет итеп үстерә баласын. Бала кайгысы ата-ана өчен иң авыры.

Роза апа белән саубуллашып, яшел чирәмле ишегалдына чыктык. Мин башымны күтәреп күккә карадым. Ак чәчләренә зәңгәрсу шәл япкан әлеге олы йөрәкле изге Ак әби күрдем мин анда. Димәк, 76 нчы Җиңү бәйрәме дә Роза ападан башка гына узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса