Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә көтүне спутник ярдәмендә көтәләр

Мөнирә Нургалиева Зәй районында иң танылган кешеләрнең берсенә әверелеп бара.

Юк, ул алтын тавышка ия җырчы да түгел, аның зур бизнесы да юк. Барысына да сыерлары сәбәп булган. Муеннарына махсус сигнал җибәрә торган җиһаз эләктерелгән маллар белән спутник аша ничек идарә ителүен күрергә Кармалка авылына журналистлар агыла.

"Ватаным Татарстан" журналистлары килгәндә Нургалиевлар чәй өстәле янына җыелган иде. Үзләре генә түгел. Бездән алда кунакка Түбән Кама телевиде­ниесеннән килгәннәр. Аңа кадәр исә "Россия 1" каналыннан һәм газеталардан да журналистлар булып киткән. Мондый популярлыкка замана технологияләре белән дуслык сәбәп. Элек компьютерның ни икәнен дә белмәгән Мөнирә апа хәзер сыерларын өендә ноутбукка тоташтырылган GPS-трекер ярдәмендә көтә.
"Барысы да 2009 елда башланды, - дип искә ала ул. - Ул җәйне сыерларыбыз югалды. Бөтен авыл белән эзләдек. Азнакайдан туганнарыбыз да килде хәтта. Табып кына булмый бит! Аптырагач, ярдәм сорап, газета һәм телевидениегә дә игълан бирдек. Берничә көннән шалтыраттылар. Нефтьчеләр безнең малларны урман эчендә күргән икән. Аларны бездән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Канаш авылы яныннан табып алып кайттык. Югалганнарына биш көн вакыт узган иде инде. Бик сөендек, әлбәттә. Әмма борчу да бетмәде: ә тагын югалсалар?" Авыл кешесе өчен мал кадере турында әйтеп торасы да юк. Шул вакытта Мөнирә апаның башына хыялый бер уй килә: их, шул малларның кайдалыгын хәбәр итеп торучы берәр җиһаз булсын иде! Кинолардагы кебек. Анда бит кешеләрнең кайда икәннәрен сигнал ярдәмендә күзәтеп торалар, кирәк икән, бик тиз эзләп тә табалар.

"Эзләү кыйммәткәрәк төшә"
Хыял озакламый тормышка да аша. Нургалиевларның Чаллыда укый торган кызлары бер көнне газетада игълан күреп ала. Анда исә сигнал җибәрә торган җиһаз сатылуы турында хәбәр иткәннәр. Хәзер инде Мөнирә апа ул әйбернең исеме GPS-трекер икәнен дә, башка үзенчәлекләрен дә биш бармагы кебек яхшы белә. "Бәясе 7 мең сум иде. Кечкенә сумма түгел, әмма без сыерларны эзләгәндә бер көндә әнә шул кадәр акча тоттык. Шуңа күрә озак уйлап тормадык, ул җиһазны алып та кайттык. Аңа кадәр компьютерны тотып караган юк иде. Башта кызым ярдәм итте. Ә Америкага киткәндә, ничек эшләргә кирәк икәнлеген кәгазьгә язып калдырды".
GPS-трекерне сыерның муенчагына беркетәләр. Аңа су да керми, бәрелсә дә зыян килми. Әлеге "маячок"ны бер генә сыерга - араларында юлбашчы саналганына беркетәләр. Бер абзарда торганга, маллар бер-берсеннән ерак китми икән. Баштарак ул "Чайка" кушаматлысының муенында була, хәзер инде "Маня"га күчкән.

"Бозауны да таптык"

"Сыерларны көтүгә ирем алып чыга. Маллар күренми башлый икән, миңа шалтырата. Мин шунда ук компьютерга карап, аңа сыерларның кая киткәннәрен хәбәр итәм. Менә үзегез карагыз, - ди Мөнирә апа, компьютерга төртеп. - Бер сәгать элемтә юк икән, барып карап киләм. Соңгы тапкыр кайда торганнарын карыйм. Менә алар юл читендә ашап йөриләр. Ә бу урында 22 минут торганнар. Малларның нинди тизлек белән барганнарына кадәр карап торабыз. Тизрәк баралар икән, димәк, каядыр "этлек" эшләргә ашыгалар инде. Маллар посадкага кергән дип, шикаять итүчеләр дә булды. Әмма андый нәрсәгә юл куймыйбыз - мин аларны һәрвакыт тикшереп торам бит. Берәр нәрсә булса, велосипедка утырам да чабам. Бик файдалы әйбер булды бу. Җан рәхәте". Компьютерга тоташтырганнан бирле малларның югалганы юк.

Мөнирә апа сыерларның хәрәкәтен менә шушы ноутбуктан күзәтеп утыра. "Объектларның" тизлеге артса, димәк, ниндидер этлек эшләргә җыеналар. Мөнирә апа шундук велосипедына утырып, аларны эзләп таба
Күптән түгел бер вакыйга булган анысы. Малларны төшерергә дип "Россия 1" каналыннан журналистлар килгән көнне Нургалиевларның бер сыеры кайтмый. Икенче көнне кайта, әмма бозаулаган була инде. Сыерны яңадан чыгарып җибәрәләр. Аның кайсы урында озаграк торганын ачыклап, бозауны да эзләп табалар.
Нургалиевлар гаиләсе Зәйгә Кама Аланы бистәсеннән күченеп кайткан. Хуҗабикә элегрәк төзелештә мастер булып эшләгән. Әмма ике шәһәр арасында йөрү алҗыта һәм алар Кармалка авылында кечкенә генә өй сатып алганнар. Хәзер инде каралты-кура өлгерткәннәр. Башта күпләп тавык-чебеш алганнар, аннары мал санын да арттырганнар. Дөрес, үзләрен фермерга санамыйлар. "Үзебез өчен тырышабыз, - ди алар. - Үзебезнең клиентлар бар. Сөт сатып кына баеп буласына ышанмыйбыз. Әмма зарланып утырып та булмый". Хәер, утырырга вакыт та юк - компьютердагы сигнал малларның кире якка киткәннәрен хәбәр итә.
GPS (инглизчәсе Global Positioning System - глобаль урын ачыклау системасы, Джи Пи Эс дип укыла) - иярчен навигация системасы. Ераклык һәм вакытны үлчи, урнашкан урынны билгели. Теләсә нинди диярлек һава шартларында Җирнең теләсә кайсы урынында (котып тирәсендәге җирләрдән тыш) гына түгел, ә планета тирәсендәге объектларның да кайда урнашканын һәм тизлеген ачыкларга ярдәм итә. Әлеге система АКШ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм файдаланыла.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250