Реклама
Язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле техникалары һаман да әзер булмаган хуҗалыклар да бар әле. Югыйсә алар күптән алгы сызыкта торырга тиеш.
Бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аларга тәнкыйть сүзләрен ирештерде. Быел чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 607 чәчү комплексы катнашырга тиеш. Бүген тракторларның әзерлеге 92, чәчү комплексларыныкы 88 процент кына тәшкил итә. Агымдагы елда кукуруз, көнбагыш, рапс ише табыш бирә торган культураларны күп чәчү планлаштырыла. Аларны иртәрәк чәчү бурычы куелган. Кара исемлеккә Әлмәт районы кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+