Уҗымнарны тукландыруга керештеләр
Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште.
Хәзерге вакытта хуҗалыклар көзге культураларны ашлама белән тукландырып калырга ашыгалар, чөнки дымлы туфракта ашлама тизрәк сеңә. Ашламасыз яхшы уңыш алып булмаганын бик яхшы белә аграрийлар. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган җәмгыятьләргә моңа игътибарны арттырырга кирәк.
Әлмәт районы басуларының 14732 гектарын уҗым культуралары били. Хәзерге вакытта 5399 гектардан артыграк мәйдандагы культуралар инде тукландырылган. 10199 гектар мәйданны быел күпьеллык үләннәр алып тора. Аларны да тукландыру сорала. Бу юнәлештә эш әле башланып кына киткән. Шулай да «Чагылтау» җәмгыяте үзенең уҗым культураларын эшкәртүне инде 100 процент күләмендә башкарып чыгарга өлгергән. Бу хуҗалыкта уҗымнар 250 гектарда чәчелгән булган икән. Аңардан соң «Агрораздолье» җәмгыяте килә. Биредә уҗымнарның 60 проценты туклану узган. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ (56%) һәм «Союз-Агро» (41%) җәмгыяте дә калышмый. «Кичүчат» җәмгыяте исә күпьеллыкларны тукландыруны 40 процентка үтәгән. «Чагылтау» җәмгыяте дә бу уңайдан шушындый ук күрсәткечкә якынаеп килә.
Районда уҗым культураларын иң аз күләмдә чәчкән хуҗалык - «Березовка» җәмгыяте. Әлеге культуралар хуҗалык кырларының 40 гектарын гына алып тора. Уҗымнарга бай хуҗалык -«Агрораздолье» җәмгыяте. Биредә уҗымнар 5963 гектар мәйдан били.
- Эш фронты зур, һәр көннең кадерен белеп эшлибез, техника җитәрлек, ягулыкка кытлык юк, - ди хуҗалыкта хезмәт куючы механизаторлар. Туфрак урыны-урыны белән генә җитешкән әле. Тик шулай да тотрыклы һава торышы урнашу белән, язгы чәчүгә чыгарга кирәклеген ассызыклый авыл хуҗалыгы белгечләре.
Чәчүне башлар алдыннан орлыкларның сыйфатын тикшерү иң мөһим чараларның берсе булып тора. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», диләр бит халыкта да. Россия авыл хуҗалыгы үзәге ТР филиалының Әлмәт бүлеге белгечләре чәчүлек орлыкларның сыйфатларын даими тикшереп торалар торуын. Орлыкларның күрсәткечләре чисталык, үсентелек, яшәү сәләте, дымлылык, 100 орлык авырлыгы буенча билгеләнә икән. Шулар арасында иң мөһиме - үсентеләрнең үсү дәрәҗәсе. Хуҗалык җитәкчеләре алып килгән орлыклар уңай нәтиҗәләр күрсәткән. Яхшы сыйфатлы орлыкларга ия булучылар дип Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Чагылтау», «Ярыш», «Березовка», «Кичүчат» җәмгыятьләре аталган.
Авыр, мәшәкатьле хезмәт булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да саваплырак хезмәт юктыр. Башлаган эшләре уң булсын район аграрийларының, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа