Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек тармагы игътибар үзәгендә

Бу атнада Татарстан терлекчеләренең зоналар буенча семинар-киңәшмәләре үтә.

Әлмәтлеләр чәршәмбе көнне Лениногорскида авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнаштылар. Анда сүз терлекчелек тармагы күрсәткечләре, малларның баш саны, җәйләүләрдән фермаларга күчү турында сүз барган. Әлмәт авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, безнең район хуҗалыкларында барлыгы 17266 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлегә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында төзелгән малларның баш санын арттыру турындагы өчьяклы килешү тулысынча үтәлмәгән. Фермаларда терлекләрне күчерүгә әзерлек эшләре тәмамланган дисәң дә була. Бүген район буенча алганда һәр сыердан уртача көнлек савым 13 литр тәшкил итә. Узган елның бу чорында 12,5 литр сөт савылган. Киңәшмәдә сакчыл производство программасын кертү турында да сүз алып барылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250