Татарстанга саранчаның кайчан һөҗүм итәчәге билгеле булды
Россия авыл хуҗалыгы үзәге (Россельхозцентр) саранчалар һөҗүм итү куркынычы Татарстанга кайчан янавын хәбәр итте.
Быел безнең басу-кырга саранчалар ябырылуы көтелми икән. Алай гына да түгел, алар 10 елдан да иртәрәк проблема тудырырга тиеш түгел, диелә үзәкнең хәбәрендә. Бөҗәкләр гадәттә өч кызу җәйдән соң куркыныч тудыра икән. Ә республикада кояшның чамадан тыш нык кыздырган активлыгы кимеде, дип аңлатыла. Саранча һөҗүме илнең көньяк төбәкләренә - Краснодар белән Ростов өлкәләренә генә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia