Сөт җитештерү буенча Әлмәт аксый
Татарстанда узган тәүлектә 2735,3 тонна сөт сауганнар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, бу узган елның шушы чорына караганда 131,0 тоннага артыграк.
Сөт җитештерү күләме буенча Балтач (150,2 т), Мамадыш (138,9 т), Арча (133,6 т), Кукмара (130,5 т) муниципаль районнары алда бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа