Реклама
Район хуҗалыклары иртә культураларны чәчүне тәмамлады. Әлеге культуралар 46 мең гектар мәйдан били. Бүген кыр хезмәтчәннәре басу-кырларда соңгы культураларны чәчү белән мәшгуль.
Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов хәбәр иткәнчә, 2,5 мең гектарда карабодай чәчәсе бар әле. Бөртеклеләр технологиясе буенча игеләчәк кукуруз 800 гектарда булачак. Дүшәмбегә аның 350 гектарында эшләр тәмамланган иде инде. Шулай ук силоска кукуруз чәчелә башланган. Сорго-суданка гибриды да силоска һәм печәнгә үстерелә.
Фото: http://www.nb-media.ru/main.php?id=1&nid=3589
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы