Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республиканың тугыз районнан ветеринарлар, лаборатория белгечләре “Кичүчат” җәмгыятенә төбәк семинарына җыелды

Мал-туарга сыйфатлы терлек азыгы ашатканда гына алардан яхшы продукциягә өмет итәргә була.

Биологик яктан чиста продукция алу өчен нишләргә, товарлыклы-сөтчелек фермаларының оештыру-технологик процессларын ничек яхшыртырга - "Кичүчат" җәмгыятенә төбәк семинарына тугыз районнан җыелган ветеринарлар, лаборатория белгечләре әнә шул хакта фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Шуны искәртеп узарга кирәк, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мондый эчтәлектәге семинарларны республиканың берничә төбәгендә уздыру планлаштырылган. Бу көн кадагындагы теманың җитдилеген тагын бер кат раслый.

Әлмәт муниципаль районында тәҗрибә уртаклашу, өйрәтү урыны итеп Кичүчатның сайлануы юкка түгел. Хуҗалыкта быел да мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкәннәр. 400 сыердан 400 баш бозау алынган. Бүген хуҗалыкта 1356 баш мөгезле эре терлек асрала. Көнлек савым һәр сыерга 12,5 әр литр тәшкил итә. Ел саен сөт бирүчәнлек 500 граммга арта бара. Хуҗалыкның үз комбинаты бар. Биредә сөтне пастеризацияләп, капларга тутыралар, моңа өстәп һәр көнне дүрт машина әлмәтлеләр янына ашыга. Кефир, каймак, эремчекләрен дә халык бик теләп ала. Тегермән, пекарня - кичүчатлыларның горурлыгы. "Пекарняда кара һәм ак ипине моның өчен үзебез махсус үстергән бодай оныннан пешерәбез", - диде хуҗа Җәлил Сафиуллин семинарда катнашучыларны хуҗалык белән якыннанрак таныштырып. Теплица яшелчәләре дә зур сорау белән кулланыла. Буа турында әйткән дә юк.

Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Салахов үзенең чыгышында хуҗалыкларда маллардан анализ алу баруын җиткерде. Билгеле булганча, бу эш елына ике тапкыр - җәйләүгә чыгар алдыннан һәм кабат фермаларга кайткач башкарыла. Малларның 55 проценты тикшерелгән инде. Кайбер анализ нәтиҗәләре нормадан түбән булган. "Мин район башлыгыннан ярдәм сорадым. Бүлеп бирелгән 90 мең сумга балык мае алып кайттык. Аны карындагы бозаулар үсеше өчен буаз сыерларга бирәбез", - диде баш ветврач.

Пленар өлештә республика ветеринария лабораториясе белгечләре дә сүз алды. Алар авыру терлекләрне дәвалау, малларның баш санын саклау, эшкәртелмәгән чималга таләпләр, терлек азыгы сыйфаты, бактериологик тикшерүләр һәм башкалар турында сөйләде.

- Республика терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Россиядә әйдәп баручылардан санала. Татарстанны юкка гына сөт республикасы димиләр, - диде семинарга килгән ТР ветеринария лабораториясе директоры Финсур Әхмәтов. - Терлекчелек продукциясен Татарстаннан читтә дә сату өчен сыйфат өстендә эшләргә кирәк әле. Белгәнегезчә, РФ Хөкүмәте карары белән югары сыйфатлы сөткә федераль субсидия каралды. Әгәр хуҗалыклар сыйфатны арттыру белән шөгыльләнмәсә, һәр килограмм сөттән биш сумны югалтачаклар. Сизелерлек сумма бу. Татарстан Республикасы беренче сортлы сөткә өстәмә субсидия булдырды. Сөтне 11 сумга сату үзмаксат түгел. Шуңа күрә федераль субсидияне алырга тырышырга кирәк. Бүген ит белән генә баеп булмый. Ул хәзерге вакытта 59-60 сумга, үзкыйммәтеннән түбән бәядә сатып алына. Шуңа күрә икътисадны сөт хисабына күтәрергә кирәк. Терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшырту өчен иң беренче чиратта малларга витаминнарга бай булган азык ашату зарур. 60-65 процент сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдән тора. Сөтнең организмга тәэсирен дә онытмаска кирәк. Халык арасында тикмәгә генә ветеринарлар кешелекне дәвалый дигән сүзләр йөрми. Безнең төп бурыч - кешеләр өстәленә сыйфатсыз продукцияне җибәрмәү.

Семинарда катнашучылар сөт комбинатында булдылар, товарлыклы-сөтчелек фермасы белән таныштылар һәм төркемнәргә бүленеп анализлар алуда һәм башкаларда өйрәтү-уку уздылар, яңалыклар белән таныштылар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250