Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлыгы нинди, уңышы шундый

Кибеттән орлык сатып алганда, пакетындагы язуларны өйрәнегез.

Анда культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлык­ларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән документны да таләп итә аласыз. Үлчәп бирелә торган орлык алганда, сатучыдан сыйфат сертификатын сорагыз.

Саклауда торган орлыкларның яраклылык вакытын белү дә комачау итми. Кыяр, кавын, кабак, ­ташкабак, кукурузның - 5-6 ел, кәбестә, редис, шалкан, тырма, чөгендер, помидорның - 4-5 ел, кишер, салат, шпинатның - 3-4 ел, укроп, петрушка, кориандр, кузгалакның - 2-3 ел, сельдерей белән пастернакның - 1-2 ел. Чәчәкләргә килгәндә, кашкарыйларның - 2 ел, календула, бәрхет чәчәге - 4-5 ел, настурция белән левкой - 5-6 ел, сальвия, канәфер, алтын чәчәк ­(маргаритка) - 2-3 ел, цинния, табак, дигиталис - 3-4 ел.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса