Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Ничек яшисең, Тайсуган?

Район тормышын яктырткан махсус рубриканың барлыкка килүенә дә өч елдан артык вакыт узган икән. Инде барлык татар авылларын йөреп чыгып, гомер бакый ут күршеләребез булган чуаш, рус авылларын да "кунак иткәч", кабаттан Тайсуганга кайттык. Бу вакыт эчендә үзидарә органнары эшчәнлегендә дә күпме яңалык кертелгән, шул сәбәпле, республикада яңадан-яңа күпме программалар...

Тарих битләрендә теркәлгән 1746 елгы ревизия язмаларында Тайсуган авылында 42 ир-ат җенесенән булган типтәр яши дигән юллар сакланган. Соңрак уздырылган кеше исәбен алу нәтиҗәсендә авылда ясаклы татарлар һәм башкортлар барлыгы да билгеле. Легендаларның берсе авылның исемен Габдрахманга нигез салучының хәзерге авыл тирәсендә тай суюы белән бәйли. Икенче риваять "сай судан" сүзтезмәсенә тоташа. Әби патша биләмәләрен барлап йөргәндә авыл халкы Зәйнең тирән булмаган урыны аша, сай судан патшага елга кичәргә ярдәм иткән, шул сәбәпле исеме дә барлыкка килгән дип сөйли. Өченче имеш-мимеш авыл исемен "Зәй-су юган" сүзтезмәсеннән алынганына ишарәли. Ни генә булса да, инде гасырлар буена Тайсуган булган авыл җирлеге - районның башка авыллары кебек үк ярыйсы ук данлыклы, яшәр өчен кулай булган, таулы-елгалы табигатькә сыенып утырган торак пункт. Бүген биредә 430 хуҗалык теркәлгән, 1200 дән артык кеше яши. Авылда тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты, мәдәният йорты бар. Авыл кешеләре нефть-газ чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә, бюджет оешмаларында, шулай ук Габдрахман белән ике авылны берләштергән "Ярыш" хуҗалыгында эшләп көн күрәләр.

Дәүләт программалары эшли

- Авылыбыз төзек безнең, ел саен яңара, үсә. Әле менә җиде гектарлап мәйданны индивидуаль төзелеш өчен рәсмиләштерү мәсьәләсе белән йөрибез, - дип башлады сүзен авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин.

Кайчандыр яшь кенә көе авыл башлыгы булып билгеләнгән егет шунда ныклап берегеп, бүген инде ярыйсы ук тәҗрибәле, эш күрсәтә белә торган җитәкчеләр исемлегендә йөри торган шәхес. Авылдашлары турында бик яратып, хөрмәт итеп сөйли, әлбәттә, көн таләпләренә туры килә торган мәсьәләләрнең чишелеш юлларын да ачык күзаллый.

Юлларына таш түшәлгән, уты-суы бар, газы кертелгән, электр линияләре сузылган авылда яшәргә дә, эшләргә дә мөмкинлекләр булдырылган анысы. Тик шулай да бер нәрсә дә мәңгелек булмаган дөньяда алары да тузмый тормый бит.

- Бүген безнең авылда берничә дәүләт программасы эшләп килә. Беренчедән, авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга өй салу программасы нигезендә дүрт гаилә өйле булды. Республика һәм район бюджеты, "Татнефть" ААҖ ярдәме белән мәктәпкә янкорма төзелде. Күпфатирлы йортта миникотельный урынына шәхси котеллар куелды. Република программасы буенча Сәләхетдинов, Ленин һәм Зәй урамнарында элеккеге яктырткычлар энергия саклый торганнарына алыштырылып, автоматик эшләү рәвешенә күчерелде. Фельдшерлык-акушерлык пунктына 100 меңлек ремонт ясалды, - дип сөйләде башлык.

Авылның төзекләнүенә шулай ук 2014 елда башланган үзара салым референдумы да файда китергән. Балигъ булган һәр кеше исәбенә 200 әр сум (инвалидлар һәм ветераннардан 100 әр сум) җыелышып, ике елда зур эшләр башкарылган.

- Беренче елны 680 мең сумга каптаж куеп, 630 м су линиясе сузылды. Авылның өске өлешендә су җитми иде, шул мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булды. Шул ук елда җыелган акчалар Зәй урамының бер өлешендә 900 м электр чыбыгы сузып, өстәмә яктырткычлар куелуга тотылды. 2015 елдагы үзара салым акчасы республика бюджетыннан дотация килгәч, асфальт юлларны ямауга, шулай ук Зәй, Тукай урамында су линияләрен капиталь төзекләндерүгә юнәлдереләчәк, - ди Марсель Мостафин.

Спортта да сынатмыйлар

Узган ел тайсуганлылар авыл яшьләре спартакиадасы финалын уздырды. Гел беренчедә үк булмасалар да, беренче унлыкта ныклы басып торалар. Биредә мәктәп базасында волейбол секциясе эшли, үзләренең "Тимерлан" хоккей командасы бар. Ныклы корылма булып, җиренә җиткерелеп эшләнгән хоккей тартмачыгында иптәшләрчә очрашулар да булып тора.

Спортта төшеп калмаган авылның яше-карты дигәндәй бик рәхәтләнеп күңеленә һәм физик мөмкинлегенә ятышлы спорт төрләре белән бик рәхәтләнеп шөгыльләнә икән. Шуларның берсе - авылның хөрмәтле кешесе Сәгадәт ага Габдрахманов. Сугыш чоры баласы булган Сәгадәт ага башта авыл мәктәбен, аннары Габдрахман урта мәктәбен тәмамлый. Нефть төбәгеннән булган егет Лениногорск шәһәре техник училищесында белем алып, ул чакта әле "Бөгелмәнефть" идарәсендә оператор булып эшли. Газ заводы төзелгәч тә, халыкның тормышын җиңеләйтүгә зур этәргеч биргән зәңгәр ягулык эшкәртүгә күчә һәм оператор ярдәмчесеннән участок начальнигы, заводның өлкән диспетчеры һәм башка бик күп төрле җитәкче урыннарда эшләп район икътисадына зур өлеш кертә. 36 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган Сәгадәт абый тормыш иптәше Галимә апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән, өчесенә дә югары белем биреп халыкка менә дигән белгечләр әзерләгән.

Сәгадәт аганың бүген дә халык теленнән төшмәвенә тагын бер олпат сәбәп бар - ул Тайсуганның гына түгел, районның да атаклы шахматчысы. Бик яшьтән үк әлеге акыллы спорт төре белән дуслашкан малай 1944 елда ук мәктәп чемпионы булган. Соңрак күп тапкырлар үз титулын (ким дигәндә, 12 тапкыр) завод эшчеләре арасында уздырылган турнирларда да, предприятиеләр арасында да, район дәрәҗәсендә дә яклаган оста. Сәгадәт ага әле дә булса спартакиадада катнашып йөри. Быел ул район буенча өченче урынны алган.

- Уйларга өйрәтә, башны эшләтә торган спорт инде ул. Бик рәхәтләнеп уйнадым да, уйныйм да, - ди ул.

Аның сүзләрен тыңлап-тыңлап торган Галимә апа гына ярым шаяртып, ярым үпкәләп өстәп куя:

- Ни мине, ни балаларны өйрәтмәде шунда. Әллә чемпион титулын бирәсе килмәде?!

Мәдрәсә бушап тормый

- Тайсуганга килеп тә мәдрәсәне күрми китмәгез инде. Безнең апа-әбиләребез - авылыбызның йөзек кашы ич, - дип башлык үзе кисәткәч тә мөрәҗәгатен кире какмадык.

- Тайсуган авылы электән үк данлыклы, мәшһүр авыл булган. Ул чорда ук тирә-як авыллардан безнең мәдрәсәгә килеп белем алганнар, - дип башлады сүзен Ләйлә ханым Газизова. - Динебез өчен башын салган халкыбызның зур улы Батырша нәкъ менә безнең мәдрәсәдә гыйлем алган дигән мәгълүмат бар. Шулай булгач, безнең авыл мәчетсез дә, мәдрәсәсез дә була алмый.

Торгынлык елларыннан соң салынган мәчеткә инде 20 елдан артык. Шул вакыттан ук биредә дин сабакларына өйрәнү курслары эшләп торган. Авылның аксакал бабайларына, әби-апаларына гыйлем алырга мөмкинлекләрен киңәйтеп 2013 елда мәчет каршында мәдрәсә дә салына. Шулай итеп бүген биредә һәрдаим укып йөрүчеләрнең саны әлегә 63 кеше. Укулар көндез дә, кичләрен дә, ял көннәрендә дә бара.

- Мәчетебезне салдыруга, мәдрәсәле булдыруга тырышып йөргән Зиннәтулла улы Расих ага (урыны җәннәттә булсын, безне калдырып бакыйлыкка күчте), мәдрәсә уе белән янучы Сабирҗан улы Шакирҗан абый һәм хыялыбызны тормышка ашыруга матди ярдәм иткән авыл егете Фәтих улы Илдуска һәм булышлык күрсәткән барлык авылдашларыбызга Аллаһыбызның рәхмәтләре яусын, - диеште ак әбиләр.

Ни куаныч, биредә уку-укытудан тыш, Ифтар ашлары, никах һәм бәби туйлары да гөрләп уза.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса