Әлмәттән ике фермер миллионнан артык сумга грант отты
Әлмәтлеләр төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм еш кына җиңү яулый, грант ияләре була.
Авыл хуҗалыгы азык-төлеге җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә бәйгеләрне чит итми. Чөнки, ни әйтсәң дә, җиңә калсаң, бу саллы гына ярдәм була бит.
Эшләрен башлап җибәрүче фермерларга һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итүгә йөз тоткан максатчан программалар эшли. 2012-2014 елларга төзелгән әлеге программаларда башлангыч фермерга иң югары билгеләнгән грант күләме 1,5 миллион, ә гаилә фермаларына 5 миллион сумга кадәр. Узган ел грантка ия булучылар арасында якташларыбыз да бар. Болар - Бишмунчадан Хәлил Мөбарәкшин һәм Нәдердән Рөстәм Хәсәнов. Аларның грантлары 1 һәм 1,5 миллион сум тәшкил итә.
Быел да ике якташыбыз - Яшьләр бистәсеннән савым сыерлар асраучы Зөлфия Юпаева (1,5 миллион сум) һәм Бишмунчадан терлекләр симертү белән шөгыльләнүче Ришат Харисов (1,4 миллион сум) бәйге турларын узып, грант оту бәхетенә ирешкән. Юпаевлар хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны 70, шуның 20 се - савым сыер. Алардан тыш 85 баш дуңгыз да асрала. Алар грант акчасына техника һәм нәселле сыерлар сатып алырга исәпли. Ришат Харисов ат фермасы төзү белән янып яши. Грант акчасы шушы максатка җибәреләчәк.
- Бәйгедә 259 кеше катнашты. Әлмәт районыннан терлекләр асраучы 10 фермер гариза язган иде. Республика буенча 50 гә якын кеше грант отты, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. - Грантның бер өлеше федераль, икенчесе республика бюджетыннан финанслана. Акча алдым да бетте түгел. Аның ничек сарыф ителүенә башыннан азагына кадәр күзәтчелек ителә. Фермерлар квартал саен отчет бирәчәкләр. Грант максатчан файдаланылырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, син ферма оештырырга алынгансың икән, акча да шушы хаҗәтләргә генә тотыла. Мисал өчен, сөт җитештерүгә, терлекләрнең баш санын арттыруга, ферманы су, килү юллары белән тәэмин итүгә һәм башкаларга.
Моннан тыш, агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече исеменә дә бәйге бара. Безнең "Урсала" хуҗалыгы зоотехнигы Александр Шейкин, Токарликов исемендәге җәмгыять зоотехниклары Минәсхәт Мөхәммәтшин, Нәсим Саттаровны инде котларга була. Аларның эш хакларына яхшы гына матди ярдәм өстәләчәк. Әлбәттә, бу грантларның да хуҗалары булу җиңел түгел. Җиңүгә ирешүдә төп критерий - терлекчелек күрсәткечләре. Бәйгегә ай саен йомгак ясала. Җитештерүчәнлек кимесә һәм башка таләпләр үтәлми башласа, төшеп калуыңны көт тә тор.
Иң яхшы белгеч исеменә ел нәтиҗәләре буенча да бәйге бара. Бу юлы грант күләме - 100 мең сум. Аңа дәгъва кылучылар арасында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы фидакарьләре булуы да сөендерә. Алда әйтеп узылган өч белгечтән тыш биредә зоотехник Илья Никонов, ветеринария табибы Алмаз Абдулвәлиев, агроном Рифкать Мортазин (өчесе дә "Кичүчат"тан), агроном Альфир Галиев (Токарликов ис.), инженер Илдар Гарипов ("Союз-Агро"), инженер Радик Закиров ("Кичүчат") катнаша. Бу бәйгедә инде эшчәнлек күрсәткечләреннән тыш белем дәрәҗәсе дә, эш стажы да, башка нечкәлекләр дә искә алына.
Гомумән алганда, райондагы терлекчелек торышына килгәндә, хуҗалыкларда 17200 баш терлек асрала. Бүген савым сыерлардан уртача алганда көненә 10 килограмм тирәсе сөт савыла. Малларның кышны тук чыгачакларына ышаныч зурдан. Концентратларны да кушып исәпләгәндә, бер баш шартлы терлеккә 35 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Узган ел зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар кебек үк терлекчеләр дә район башлыгы премиясе алган иде. Премияләр күләме барлыгы 300 мең сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, район башлыгы быел да әлеге күркәм чараны - күп сөт савучыларны, алдынгы терлекчеләрне бүләкләүне дәвам итәргә ниятли. Кыскасы, иренмәгән кешегә авыл хуҗалыгында да эш хакын, матди керемне арттыру юллары бар.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа