Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә ветеринария табиблары киңәшләште

Бүген Әлмәт районы "Ярыш" хуҗалыгы базасында республиканың көньяк-көнчыгыш районнары ветеринария белгечләре семинар-киңәшмәсе булды. Анда, башлыча, сыйфатлы сөт җитештерү хакында сүз барды.

Бу, әлбәттә, иң башта савым сыерларының сәламәтлегенә бәйле. Җитештерелә торган продукция санитар таләпләргә туры килсен өчен малларны да, сөтне дә тикшереп торырга кирәк.

Семинарга җыелганнарга республикада гамәлгә куелган программа нигезендә хуҗалыкларга таратылган препаратны куллану серләрен аңлаттылар. Белгечләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Реклама

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә ветеринария табиблары киңәшләште
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Авыл хуҗалыгы