Әлмәттә авыл хуҗалыклары чәчүгә керештеләр
Бүген хуҗалыкларның яртысыннан артыгы язгы чәчүне башлап җибәрде.
Мисал өчен, "Ярыш" җәмгыяте 1200 гектарда арпа, бодай, борчак, солы, шулай ук берьеллык үләннәр чәчәргә планлаштыра. Биредә арпа чәчә башладылар инде. Хуҗалыкның чәчүне 10-15 көндә тәмамлау өчен мөмкинлекләре бар. Гомумән алганда, барлык хуҗалыклар да ягулык-майлау материаллары, орлык белән тулысынча тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia