Әлмәтнең комбайнчы кызлары – ир-атларга үрнәк
Басуларда иң яхшы комбайнчыларга премияләр тапшыру дәвам итә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин дүшәмбе көнне «Зәй», «Чагылтау», «Чулпан» хуҗалыкларында хезмәт куючы фидакарьләрне бүләкләде.
«Чулпан» басуларында ир-егетләр белән бер сафта хатын-кызларның комбайннарда эшләве район башлыгында соклану уятты. Районда гына түгел, республикада танылу яуларга өлгергән Миләүшә Мостафина бу һөнәрне әтисеннән күрмәк сайлаган. Гаилә башлыгы Марат белән тормыш иптәше Ленизаның туган җиргә, хезмәткә мәхәббәте балаларына да күчкән. Зәлидә белән Азатлары да әлеге хуҗалыкта комбайннарны иярләү белән мәшгуль.
- Мондый премияне элек тә алганым бар иде, ә менә басуда район башлыгының чәчәк бүләк итүе - күңелле яңалык, - дип хисләре белән уртаклашты Рәхмәт хаты һәм премиягә лаек булган Миләүшә. - Комбайнчыларның хезмәтен бәяләү бездә ярышу рухы, яхшы күрсәткечләргә омтылу теләге уята. Җитәкчелекнең моны аңлавы, бәяләве сөендерә.
«Чулпан» хуҗалыгындагы тагын белән эшкә батыр гаилә - Света һәм Денис Рәхмәтуллинар да - район башлыгы бүләге ияләре. Света әлеге мактаулы һөнәрне сайлап, тормыш иптәшенә комбайнчы ярдәмчесе сыйфатында ярдәм итә.
- Ир-егетләр белән беррәттән бу авыр хезмәтне үз иткән хатын-кызларның барлыгын ишеткәч, ышанмадым хәтта. Комбайн белән сезнең ышанычлы һәм оста идарә итүегез күренеп тора. Сез - районның горурлыгы һәм көчле затлар өчен үрнәк, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
P.S. Бүгенге көндә уңыш җыю нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән 35 комбайнчы акчалата сертификатлар белән бүләкләнгән. Токарликов исемендәге, «Союз-Агро» җәмгыяте һәм «Заһидуллин» КФХсы фидакарьләре исә 2 һәм аннан да күбрәк премиягә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа