Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтлеләр азык әзерләүдә республика районнарыннан калыша

Югыйсә, яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исә инде...

Татарстанның аерата уңганнары печәнгә май азагында ук төшкән иде. Үләннең сусыл-туклыклы чагын туры китереп кышкылыкка «салып кую», әлбәттә, күпкә отышлы, ди белгечләр.
- Асылда, үлән башакка киткәнче үк салынырга тиеш. Сенажны бер атна эчендә барлык шартларын туры китереп әзерли алсаң - ә бу инде тиешле консервантларны да куллану дигән сүз, кышын сөт күзгә күренеп артачак, - ди Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек өлкәсе буенча консультанты Илшат Фәтхетдинов.
Бүген исә, кызганычка каршы, әлмәтлеләргә мактанырга урын юк. Бер сыерга нибары уртача 12 л сөт савалар. Бу республика районнары арасында Әлмәтнең арттагы унлыкта баруына ишарә. Районда 14 000 баш мөгезле эре терлек (шуларның савым сыеры 4700 баш) саны узген ел белән чагыштырганда 10% ким.
Әлмәтлеләргә тиз арада 7 мең тонна печән, 39 мең тонна сенаж һәм 45 мең тонна силос әзерлисе бар. Шул очракта гына терлекне уңышлы кышлатуга өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса