Әлмәт аграрийлары укырга китә
Киләсе атнада Казанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен уку оештырыла.
Анда сүз агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген үстерү, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергән шартларда җитәкчеләрнең дә активлыгын арттыру турында сүз булачак.
Агробизнес кадрлары белемен күтәрү интитутында шулай ук хезмәт базары, эшлекле мөнәсәбәтләр психологиясе, каршылыклар белән идарә итү турында да сөйләячәкләр. Уңышны иминиятләштерү, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатына күзәтччелек, энергиянең альтернатив чыганаклары һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча да фикер алышу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа