Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Кичүчат" – җиңүче

Агросәнәгать оешмалары һәм комплекслары арасында быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район бәйгесе уздырылды.

Комиссия хуҗалыкларга бәя биргәндә кыр эшләрендә катнашачак техниканың, машина-трактор паркының торышына, хезмәтне саклауның ничек куелышына, орлыклар күләменә һәм сыйфатына, хезмәтчәннәрнең медицина тикшерүе узуына, махсус кием-салым белән тәэмин ителешенә һәм башкаларга игътибар бирде. Нәтиҗәдә иң күп баллны (53) "Кичүчат" җәмгыяте туплады һәм беренче урынга чыкты. Аннан ике генә баллга калышып, Токарликов исемендәге ААҖ икенче урынны алды. Бәйге "Актау", "Чагылтау", "Чулпан", "Ярыш", "Васильевское", "Зәй" хуҗалыкларының да язгы кыр эшләренә әйбәт әзерләнүләрен күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250