Реклама
Яңгырлы-кояшлы, эсселе-суыклы быелгы җәй нинди генә булса да үзенекен итә - адәм баласына җитешле сый-нигъмәтләрен бирә тора. Каен җиләгеннән башланган хуш исле ел фасылы тиз арада бакча һәм җир җиләге белән дәвам итте. Хәзер инде күңелне дәртләндереп, борынны кытыклый торган кура җиләге һәм бөрлегәнгә, чия-карлыганга чират җитте.
Нәдер авылында яшәп, фермер хуҗалыгын үстерүче Илгиз абый Хәйдәровның яңа мавыгуы турында язган идек инде. Италия технологиясе буенча чит илдән кайтартылган 4000 берәмлек җиләк үсентесе тамыр җәеп, чәчәк атуын да, әкренләп таҗларын коеп җимеш яралгылары пәйда булуын да, һава торышы бозылып яңгырларга киткәч, пешә алмый интегеп ятуын да телефон аша белешеп тордым. Илгиз абый алар турында үз сабые хакындагы кебек тәмләп һәм озаклап сөйли ала.
Вәгъдә ителгәнчә, инде берәмләп булса да җиләкләр кызара башлагач, Әлмәттән ерак булмаган авылга юнәлдем. Рәхәтләнеп җылыта башлаган кояшны "куркытып" урап алган кара болытлар да, шул арада чиләкләп коеп киткән яңгыры да юлымны кисмәде. Җиңел машинадан күпкә чыдамлырак "джипка" күчеп утыргач, халык телендә яшелчә бакчасы дип йөртелүче мәйданга барып җитү әллә ни авырлык тудырмады. Анда күргән матурлыктан һава шартлары бозган кәеф кырылуы "ә" дигәнче онытылды!
Күз алдыгызга китерегез - кап-кара туфракта буй-буй сузылган ап-ак җәймәдә яшеллы-кызыллы манзара! Яңгырда юылган җиләкләр ерактан ук ялтырап "Мине өз, юк, мине!" дип кызыктырып тора.
- Күз курка, куллар эшли тора диме әле халык? Бер яктан дәртләнеп, икенче яктан куркып тотынган идем, булганга охшап тора бит бу! - дип шатлыгын яшерми каршы алды Илгиз абый.
Авылдашлары ярдәме белән җиләкләрне 4-5 көндә утыртып бетергән фермер. Яңгыр булуга карамастан, көн саен суын сибеп торган. Тамчылар сугару системасы үзенекен иткән - кояш һәм яңгыр белән бер төптән 6-7 бөртеккә чаклы җиләк бөресе яралган. Бүгенге көндә кайсында бер, кайсында икәү кызарып та утыра.
- Ике төрле сорт утырткан идем, берсе бик әйбәт булырга охшаган. Икенчесенең һәлак булган үсентеләре байтак булды. Ләкин анысының тәме башкачарак - бераз әчкелтем димме, шулай да хуш ислерәк тә төсле. Әле җыя башламадым, шулай да гаиләбез белән авыз итеп карадык инде, - ди Илгиз абый мине җиләк белән сыйланырга өндәп.
Бисмилламны әйтеп тәүге уңышны авыз итәм. Бераз катырак, шулай да җиләк тәме килә. Химикатлар кулланмыйча, безнең туфракта үсүен исәпкә алсаң, антиоксидантларга бай җимеш барыбер дә организмны витаминнар белән тәэмин итәчәк дип рәхәтләнеп сыйланышлы. Аннары мондый эре җиләкне җыю үзе бер рәхәт: үсентеләр рәткә салынган, җимешләре пленка өстендә булгач чиста, өзәргә җайлы. Түтәл аралары киң эшләнгәч, анда йөрү дә авырлык тудырмас. Дөрес, яңгыр үзенекен иткән -сукмакны алабута "яраткан".
- Монысын гына җиңәргә була, әлегә механикалаштырылган культиватор белән эшкәртәм. Чүбе дә кырыла, туфрагы да йомшара. Соңрак гирбицитлар белән эшләрмен дип торам, - ди фермер.
Ә менә җиләк яратучы монда мин генә түгел икән. Түтәлнең икенче башында кемдер иң тәмлеләрен, иң сусылларын гына авыз итеп чыккан. Саесканнар икән.
- Әлегә ул чаклы куркыныч түгел дә, алга таба берәр әйбер уйлап тапмый булмас шул, - дип борчылып куйды хуҗа.
Беренче елны гектарыннан 5-6 тонна уңыш бирергә тиешле Италия җиләге "сүзендә торса", әлеге культура мәйданнарын булдыруга сарыф ителгән 1 млн 200 мең сум акчаның бер өлеше булса да кайтырга тиеш.
- Бүген генә базарга чыгып андагы вәзгыятьне өйрәнеп кайттым әле. Җиләк сатучылар күп түгел, күрше республикадан соңгы партияне алып кайттык, диләр. Бәяләрне дә белештем, 5 л чиләккә 900 сум сорыйлар. Җиләк чоры үткәндә аерата тансык булган җимешне алучылар булыр, иншалла, - ди бакча җиләгенә кушып кызык өчен кура да утыртып үзен сынап карарга теләгән Илгиз абый.
Бер сүз белән әйткәндә, әлмәтлеләр җиләкле булырга тиеш.
Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+