Италия җиләкләренә начар һава торышы үсәргә бирми
Яшел Үзән фермеры Илдар Ситдиков мисалында җиләк үстерергә карар кылучылар әле дә булса уңыш җыя алмый...
Июнь башында ук татлы-витаминлы җиләк утырткан Яңа Нәдер фермеры Илгиз Хәйдәровка технологлар бер айдан соң уңыш алырга вәгъдә биргән булган. Ләкин һава торышы бозылу нәтиҗәсендәдер инде, матур гына тамыр җәйгән җиләкләр әле пешәргә уйламый ди.
Шундый ук ысул белән Ямаштан Александр Горохов та бер гектар мәйданда җиләк утырткан. Италия технологиясе буенча пленка астына утыртылган җиләк үсентеләре тамчылап сугару системасына корылган.
Моннан тыш Әлмәт районында 20 гектар җиләк утыртучы бизнесмен да табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia