Җир караганны ярата
Май уртасы. Язгы кыр эшләре экваторны узды, басуларда трактор гөрелтесе көннән-көн ныграк ишетелә башлады.
Нәрсә генә дисәң дә, эш куәте, хезмәт нәтиҗәсе нигездә техниканың төзек һәм заманча булуына бәйле.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев чәчүгә җәлеп ителгән өч йөз берәмлектән артык техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә республиканың һәм «Татнефть» компаниясенең ярдәме зур булуын билгеләп узды. Хуҗалыкларга ташламалы шартларда 1600 тонна дизель ягулыгы бүлеп бирелгән. Техника өзлексез эшләсен һәм ватылган очракта тиз арада ремонтлансын өчен 130 миллион сумлык запчастьлар кайтартылган.
- Быел сабан культуралары 43,2 мең гектар мәйдан биләп торачак. 156 гектар мәйдан яшелчәләргә каралган. Чәчүгә дип 9000 тонналап орлык туплаган идек, сыйфаты зарланырлык түгел. Район хуҗалыклары арасында «Союз-Агро» һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ иң эреләре санала, әлеге җәмгыятьләрнең чәчүлек мәйданнары район басулары гомуми мәйданының 50 процентын тәшкил итә. Басу мәйданнары зур булганлыктан, бу хуҗалыкларда ике сменалы эш оештырылган. Авыл хезмәтчәннәре чәчү белән беррәттән туфракны минераль ашламалар белән баетуга да зур игътибар бирәләр. Бу уңайдан «Агрораздолье», «Союз-Агро», «Ярыш» хуҗалыклары, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ иң югары күрсәткечләргә ирешә алдылар. Ә менә «Березовка», «Актау», «Беренче май» җәмгыятьләре быел ашламалар кертүгә салкын карыйлар. Әлеге хуҗалыклар 1 гектар чәчүлек мәйданына бары тик 7,6 кг матдә генә туплап калдыра алганнар, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
Җирләрне җитәрлек дәрәҗәдә ашламаудан тыш районда кабыргасы белән тырпаеп торган тагын бер проблема бар. Ул да булса - кулланылышка кертелмәгән җирләр. Узган елны гына да андый җирләрнең мәйданы 11058 гектар булуы ачыкланган иде. Бүгенге көндә бу мәйданның 2848 гектары, ниһаять, эшкәртелә башлаган башлануын, ләкин бу бик аз, әле тагын 8000 гектардан артыграк мәйдандагы җирне эшкә җигәргә кирәк. Булган җирләрне буш, чүп үстереп яткырудан да күңелсезрәк күренеш юктыр, мөгаен. Нәрсә генә дисәң дә, җир караганны ярата бит инде ул. Икенчедән, районның уңыш күрсәткечләрен арттыруда да әлеге мәйданнар мөһим роль уйныйдыр. Районда тагын бер кискен үзгәрешләрталәп итә торган тармак бар - бу терлекчелек. Әлмәт җирлеге терлекчелек тармагының үсеше белән мактанырлык күрсәткечләргә ирешә алмады инде дисәк тә, соңгы елларда яңа хуҗалыклар барлыкка килүе мәсьәләне уңай якка борып җибәрергә җирлек тудыра. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 5626 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2101 е сыерлар, шул исәптән 1771 е савымныкылар. Шул ук вакытта узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 86 баш терлек кимегәнен күрергә була. Әлбәттә, моның үз сәбәпләре бар. Мисал өчен, 237 баштан артык терлеге булган «Зәй» җәмгыяте ликвидацияләнгән, «Колшәрип» хуҗалыгындагы 68 баш терлек реализацияләнгән, 23 баш терлеге булган Слесарев О.В. КФХсы да үзенең эшчәнлеген туктаткан булып чыкты. Берничә крестьян-фермер хуҗалыгы (алардагы терлекләрнең баш саны 237) шәхси ярдәмче хуҗалыклар булып күчкән икәнлеге дә ачыкланды. Алай да ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр районда 4943 тонна сөт савып алынган. Бу әлеге вакыт аралыгында бер сыерга 2756 килограмм туры килүе турында сөйли. Гыйнвар аеннан алып май аена кадәр вакыт эчендә 250 тонналап ит җитештерелгән.
- Терлекчелекне торгызу өчен безгә бик нык тырышырга кирәк булачак. Бу уңайдан уңай нәтиҗәләр дә бар. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ Тверь өлкәсеннән 200 ләп тана алып кайтуга маллар сайлый башлады инде. Фермер О.В.Семенычев үзенең хуҗалыгына 10 баш тана кайтарып куйды, тагын бишне китертүне планлаштыра, - дип күңелле генә яңалыклар белән уртаклашты Фәнис Мисхәт улы.
Терлекләргә һәрдаим азык кирәк. Шуңа күрә дә быел ничек тә булса 3 мең тоннадан артык печән, 8 мең тонналап сенаж әзерләп, 15 мең тонналап витаминлы силос салып калдыру зарур.
Быел май ае да бик «көйсез» килде - яңгыры да, суыгы да, хәтта кары да тәмам тилмертте. Һава шартларының уңай булмавы аграрийларны бераз борчылырга мәҗбүр итте. Шуңа да карамастан, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән алда көннәр матур, тотрыклы булып урнашыр, авыл хезмәтчәннәре дә чәчүне вакытында төгәлләр дип ышанабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа