Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Халык канәгать калды

Шимбә көнне "Көнбатыш" сәүдә комплексында авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әлеге ярминкәләр бәяләрнең түбән булуы белән аерылып тора.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов иртәнге сәгать сигездә үк ярминкәдә сатуга куелган әйберләр ассортименты белән танышты, шулай ук авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, сатучылар һәм кешеләр белән аралашты. Ул журналистларга биргән әңгәмәсендә мондый ярминкәләрнең гадәттә Өлкәннәр көненә багышлап оештырылуын, биредә нигездә үзебезнең төбәктә үстерелгән азык-төлекнең, яшелчәләрнең һәм башкаларның алып киленүен әйтте. "Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләчәктә дә дәвам итәчәк, аңа сорау булса, ул октябрь аенда да уздырылачак", - дип искәртте район башлыгы.

Түбән бәягә авыл хуҗалыгы продукциясен алып килүчеләр бу көнне байтак иде. Мисал өчен, Токарликов исемендәге ААҖнең килосы 230 сумнан, "Чулпан"ның 220 сумнан тәкъдим ителгән сыер итен бик тиз алып бетерделәр. Бәрәңгенең бәясе 10-12 сум тәшкил итте. Башлы суганны шулай ук 10 сумга да, 12гә дә алырга мөмкин иде. Кишер, кәбестә, кызыл чөгендернең дә бәясе (10-12 сум) базарга караганда күпкә арзанрак булуы белән игътибарны җәлеп итте. Хуҗалыкларның барысы да диярлек катнаш азык, фураж, бөртек белән дә сәүдә итте. Райпо машинасы янында да тукталучылар байтак булды. Алар үзләре җитештергән продукциядән тыш себерке, йон, дару үләннәре дә алып килгәннәр. Икмәк заводы белән "ВАМИН" да икмәк-күмәч һәм сөт продукциясе белән сәүдә иттеләр. Урсалыдан "Таҗетдинов" КФХсы машинасы янында фураж һәм бөртеклеләр генә түгел, тере каз, бытбылдык, күркә дә бар иде. Шулай ук умартачылык продукциясе белән дә кызыксынучылар күзәтелде.

Сәгать сигез генә булса да, кайбер урыннарда чират тезелергә өлгерде. Кемдер алган әйберен үз машинасына төяде, ә пенсионерлар бәрәңге һәм башка яшелчәләрен транспортта бушлай алып кайтты. 22 сентябрьдә бу максатка "АГУАД" МУП һәм мәгариф идарәсе машина бүлеп биргән. Моннан тыш үзе дә пенсионер булган Роберт Сәфәрханов да җиңел машинасы белән өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтергә килгән. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, транспорт белән тәэмин итү буенча график төзелгән. Бүген алар, башка көнне икенче оешма-предприятиеләр бүлеп бирәчәк. Сатып алынган яшелчәләрне машиналарга бу көнне "Яшь гвардия"челәр (АГИМС студентлары) ташыды һәм бушатты. Үзешчәннәр дә ярминкәдән читтә калмады, аларның дәртле җырлары базар мәйданын яңгыратып торды. Әлмәтлеләр, бигрәк тә олы яшьтәгеләр бәяләрдән һәм сатуга алып килгән әйберләрдән канәгать булуларын белдерде, мондый сатулар оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шуны да онытмагыз, агымдагы атнаның шимбә-якшәмбесендә дә авыл хуҗалыгы ярминкәсе безне көтә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250