Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Горурланырга нигез бар

Шимбә көнне Әлмәттә Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2011 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булып узды.

Аның эшендә ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков, премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе М.Г.Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Башта кунаклар райпо объектларын: кибет-кафеларны, әзерләүләр конторасын, "Авыл сөте" сөт заводын карады, төзелеп килүче фермерлар бистәсендә булды. Җыелышның икенче өлеше драмтеатр бинасында узды.
Әлеге республикакүләм чарада катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы - район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышы аша нефтьчеләр башкаласы белән таныштырды, социаль-икътисади күрсәткечләрне, федераль һәм республика программаларының ничек тормышка ашырылуын бәян итте. Авыл хуҗалыгы үсешенә тукталып, районда 13 гаилә фермасының эшли башлавы җиткерелде. "Татарстан Республикасында гаилә фермалары үсеше" программасында катнашучылар кредит алсын өчен 51 миллион сумга муниципаль милек залогка куелган. Быел кимендә 12 гаилә фермасын эшләтеп җибәрү күздә тотыла. "Районда кулланучылар кооперациясе эшчәнлегендәге уңай үзгәрешләр- гә республика хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татнефть" ААҖ һәм Татпотребсоюз идарәсенең ышанычлы теләктәшлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләүгә 7 миллион сум күләмендә грант һәм субсидияләр рәвешендә зур ярдәм күрсәтте", - диде Мәҗит Хаҗипович. Райпоның үзе тарафыннан да чыгымнар оптимальләштерелгән һәм система тулысы белән реструктуризацияләнгән. Бүген пайчылар саны 4,5 мең кеше тәшкил итә. Узган ел райпо эшчәнлегенең тулаем күләме 297 миллион сумлык булган. Бу 2010 елга караганда 20 процентка артыграк. Халыкка 208 миллион сумлык товар сатылган. Үткән ел район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан 190 тоннага якын икенчел чимал, 900 тонна сөт җыелган.
Җыелышны алып барган М.Г.Әхмәтов Әлмәтне кулланучылар кооперациясе белән муниципаль власть арасында максатларны һәм бурычларны тулы һәм бертөсле аңлау булган сирәк районнарның берсе дип атады.
Республиканың кулланучылар кооперацияләре оешмаларының узган елгы эшчәнлеге йомгаклары белән Татпотреб- союз идарәсе рәисе М.Г.Фәттахов таныштырды. Ул отчет чорында эшчәнлекнең тулаем күләменең 11 миллиард 751 миллион сум булуын җиткерде. Үсеш 2010 елга карата 126 процент тәшкил итә. 2011 елда РФ һәм ТР бюджетына 287 миллион сумнан артыграк салым һәм җыемнар түләнгән. Керемнәр чыгымнарга карата артыграк булса да, әле проблемалы участоклар да юк түгел. Мәхмүт Габделхәмитович аңа мисал итеп кайбер районнарда транспорт чыгымнарының зур булуын китерде. Премьер-министр моңа анализ ясарга, тикшерү уздырырга ки-рәклегенә күрсәтте. Татпотребсоюз рәисе арада чыгымга эшләүче кибетләрнең дә булуын хәбәр итте. Болар нигездә халык аз яши торган торак пунктларда урнашканнар. Алардан килгән зыян ел саен 70 миллион сумнан артып китә. Бер кибетнең көнлек кереме 420 сум тәшкил итә. Электр энергиясеннән нәтиҗәле фай- даланмауның да чыгымнарда зур роль уйнавы ассызыкланды һәм башка сораулар яңгырады.
Контроль-ревизия идарәсе начальнигы Г.Г.Рәхмәтуллина ревизия комиссиясе нәтиҗәләрен бәян итте. Ул кайбер урыннарда ревизияләрнең тиешен- чә үткәрелмәвенә күрсәтте. Җы- елышта шулай ук Баулы муниципаль районы башкарма коми- теты җитәкчесе С.П.Самонинаның, Чистай райпосы идарәсе рәисе Е.М.Астафьеваның да чыгышлары тыңланды.
ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков кулланучылар җәмгы- яте коллективларына зур социаль йөк тартканнары һәм узган ел күркәм күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен рәхмәтен җиткер- де. "Республиканың кулланучылар кооперациясе биргән 11,7 миллиард сум бик мөһим булган юнәлешне - социаль һәм бизнес юнәлешен саклый алуыбыз бе- лән горурланыр өчен нигез. Бу еллар аны сакларга гына түгел, үстерергә кирәклеген дә күр- сәтә. Соңгы еллар динамикасы системаның тотрыклы булуы хакында сөйли", - диде ул. Илдар Халиков җәй көне "Бул- гария" теплоходында булган вакыйгада һәлак булучыларның туганнарын, коткаручыларны туклану белән тәэмин иткәннәре өчен кайбер райполарга рәхмәтен ирештерде. Премь- ер-министр авыл хуҗалыгы ярминкәләренең дә матур, яхшы, бигрәк тә өлкәннәрне шатландырып узуын искәртеп, бу уңай- дан да җылы сүзләрен белдерде. Көн кадагындагы сөйләшү- не дәвам итеп, ул республика хөкүмәтенең узган ел да бюджет хисабына кулланучылар кооперациясенә ярдәм итүен билгеләп үтте. Татпотребсоюзның 17 оешмасы инвестиция үсеше агентлыгы аша грант алуда катнашкан, 30 миллион сумга төрле җиһазлар комплекты алынган. Илдар Халиков һәр оешманы грант алуда актив катнашырга чакырды. Товарлар кайтаруга киткән чыгымнар өлешчә капланган. "Бу сорау гади түгел. Әлеге социаль яктан мөһим булган хезмәт чишелеш табарга тиеш", - диде ул. Килә- чәктә дә кооператорларга ярдәм күрсәтеләчәге дә искәртелде. Әзерләүләр эшчәнлегенә тукталып, Илдар Халиков бу юнәлешнең керемнәрне арттыру юлы булып та торуына басым ясады. Дару үләннәре җыю кебек эшкә мәктәпләрне җәлеп итәргә күрсәтелде. Шулай ук электрон сату-алуларда катнашу һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Азактан иң яхшы райпо коллективларына, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашучыларга Министрлар Кабине- тының, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Центросоюзның ме- дальләре тапшырылды. Әлмәт райпосының да иң яхшылар рәтендә бүләк алуын ассызыклап узасы килә. Ел нәтиҗәсе буенча Татпотребсоюзның I дәрәҗә дипломына беренче урын алган Мамадыш райпосы лаек булды.

И.Апачаева.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250