Әлмәттә гаилә фермасы хезмәткәрләре өйле булачак
- Илне какшатмас итү өчен беренче чиратта авыл ныклы булырга тиеш, - дип саный Мөгезле Елга авылында яшәүче фермер Рәис Сафиуллин.
- Әлеге хакыйкатьне аңлаган хөкүмәт җитәкчелеге соңгы елларда авыл хуҗалыгын иң өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелдереп, бигрәк тә кечкенә хуҗалыклар, гаилә фермаларының үсешенә зур игътибар бирә.
Рәис Сафиуллин кайчандыр гөрләп торган "Дуслык" совхозының директоры булган. Ул вакытларда 114 га фермерлык җирләре рәсмиләштерелә. Совхоз таркалгач, авыл кешеләре үзләренең дә пай җирләрен арендага алуларын сорап аңа мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, фермерның гомуми җирләре 1132 га тәшкил итә. Килешүдә каралганча, пайщикларның бакчаларын сөрү, ашлык, печән бирү таләбе үтәлеп килә.
Мөгезле Елга авылындагы хуҗалык шактый зур. Соңгы елларда гына ташламалы кредитлар алып 4 берәмлек техника алганнар, нефтьчеләрнең дә ярдәмен даими тоеп яшиләр биредә.
Авыл хуҗалыгы предприятиесен бер игенчелек белән генә алга җибәреп булмый. Моны элеккеге совхоз директоры яхшы белә. Чөнки икмәккә бәяләр бер елны югары булса, икенче елны түбән. Шуңа күрә дә терлекчелеккә өстенлек бирергә кирәк.
- "Татнефть" ААҖ 30 баш терлеккә исәпләнгән металл каркас бирде, - ди Рәис Сафиуллин. - Муниципалитет тарафыннан да узган ел 330 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. Әлеге акчаларга 70 данә панель алдык. Дәүләт йөз белән борылмаганда, ярдәм итмәгәндә, инде таркала барган авылны торгызып булмаячагы көн кебек ачык.
Бүген Сафиуллинның гаилә фермасында 26 баш мөгезле эре терлек, ике ат бар. Исәбе - ит җитештерү. Экологик яктан чиста продукцияне сатып алучы табылуына ышанычы зур. Фермадагы эшләр беразга тукталып торган, хуҗалыкка, беренче чиратта, язгы кыр эшләрен үзвакытында тәмамлау зарур.
Иске Михайловка авылы башлыгы Рамил Фәттахов сүзләренә караганда, авылда 6 фермер бар. Авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итүдә алар бердәнбер чыганак. 40 башка исәпләнгән гаилә фермасында тагын берничә кеше эшле булачак әле. Нәкъ менә биредә эшләүчеләргә дип зур булмаса да, өй дә өлгертеп киләләр.
Фәрдия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа