Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү барышын башлык үзе күзәтә

Районда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бик тырышып булачак уңыш өчен кайгыртып йөрешләре. Алар белән бергә табыннарның муллыгы өчен Әлмәт җитәкчесе дә тырыша.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин бу атнада чәчү барышы белән кызыксынып хуҗалык басуларына чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов белән бергә алар «Зәй», «Чагылтау», «Чулпан», « Ярыш», «Васильевское», «Суркино» хуҗалыкларында булдылар.
Гомумән алганда, басуларда эшләр начар бармый, һава торышына күрә планлаштырылганның барысы да эшләнә әлегә, ди белгечләр. Быел да башка еллардагы кебек «Татнефть» ААҖ авылларны ялгыз калдырмаган - ташламалы бәядән дизель ягулыгы өстенә 180 тонна орлык материалы (11 т кукуруз, 15 т күпьеллык үлән, 150 тонна чамасы арпа һәм язгы бодай) кайтарткан, «Чагылтау» һәм «Зәй» хуҗалыкларына 3 берәмлек трактор алырга ярдәм иткән.
Авыл хезмәтчәннәре бу язда 5400 га мәйданны сөреп, 7100 т орлыкны агуларга тиеш. 16000 гектар уҗым культураларына өстәп 13000 га язгы бодай, 10000 га арпа, 1600 га солы, 1390 га борчак, 3200 га карабодай һәм 470 га мәйданда бөртек өчен кукуруз чәчү бурычы тора. 11000 гектар мәйданны күпьеллык үлән культуралары билиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса