Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү финиш сызыгына якынлаша

Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү инде 80 процентка башкарылып, 30614 гектар мәйданда эш тулысы белән тәмамланган.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүне тулы куәткә алып баруларын дәвам итәләр.

Әлмәт аграрийлары хәзерге вакытта рапс, горчица, җитен культуралары чәчү белән мәшгуль. Майның беренче яртысында көннәр салкын торса да, көнбагыш, арпа, борчак һәм вика да чәчелеп беткән инде. Тиздән яшелчә утыртуга керешәчәкбез, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы белгечләре. Орлык чәчү белән беррәттән, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау кебек эшләр дә алып барыла. Шулай да чәчүлекләрне инсектицидлар, гербицидлар, фунгицидлар белән эшкәртү акрынрак бара баруын. Көндезге вакытта шактый җылы һава торышы күзәтелә, алга таба бөтенләй кызу булачак дип тә фаразлый синоптиклар. Мондый эсселек шартларында атмосферада һәм туфракта кискен корылык барлыкка килгән очракта авыл хуҗалыгы культураларының вегетация чорын комплекслы яклау аеруча мөһим. Белгечләр аграрийларга вегетация фазалары буенча гербицид стрессын киметү өчен бак катнашма белән бергә махсус сайлап алынган «химияне» һәм «биологияне» нәтиҗәле кулланырга өйрәнергә кирәклеге турында кабат искәртәләр.

- Эретмә төеннәрендә бак катнашмаларын сыйфатлы итеп әзерләргә һәм кыска вакыт эчендә аларны кояш баеганчы яки иртә таңнан кулланырга кирәк. Инфекция фонын исәпкә алып, химик фунгицидлар куллануны 30-50% ка киметергә дә мөмкин. Бу технология пестицид йөкләнешен сизелерлек киметә. Чәчүлекләрне инсектицидлар белән эшкәртүне үсенте 1-2 яфракка куакланганда башкарырга кирәк, - дигән киңәшләрен дә бирде авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Чыннан да, көннәр җылыну белән беррәттән корткычлар да уяна бит, үсентеләрне вакытында эшкәртеп өлгермәгән очракта уңышсыз калуың да ихтимал. Тик нәрсә генә дисәк тә, быелгыдай сусыл, ямь-яшел куе үләннәрне күптән күргән юк иде инде. Бу авыл хезмәтчәннәре өчен үзенә күрә зур бер куаныч. Май ае үләннәрнең иң витаминга бай булган чоры, шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәре яшел азык әзерләп калдырырга ашыгалар. Мал азыгының узган елгы запаслары да байтак булуга карамастан, район хуҗалыклары быел ничек тә булса 3 мең тоннадан артык печән, 8 мең тонналап сенаж әзерләп, 15 мең тонналап витаминлы силос салып калдырырга тиешләр. Әлеге күрсәткечләр мал санына туры китереп билгеләнгән. Ә менә күпьеллык үләннәрне чабуга, икенче төрле әйткәндә, «яшел» уракка төшүне аграрийлар елдагыча июнь башларына дип планлаштыралар. 

Шулай, игенчеләрнең тырышлыгына кирәкле яңгырлар да өстәлеп, шул ук вакытта җылысы да булса, уңыш та мул булыр, терлекләр дә тук булыр.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса