Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Авыл сулышы

Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләп калдыру шарт.

Әлмәт районы аграрийлары алдында бүген нәкъ менә шундый бурыч тора. Шуңа күрә дә хуҗалыкларда печән әзерләүнең иң кызган чоры. Нәрсә генә дисәк тә, үләннең иң яшел һәм иң сусыл, витаминнарга бай чагы бит. Районда бүгенге көндә тулы көч белән яшел азык әзерләүгә «Кичүчат» җәмгыяте һәм Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ генә керешкәннәр булып чыкты. Башкалар әлегә никтер ашыкмыйлар. Бу көннәрнең яңгырлы торуы белән дә бәйле булырга мөмкин.
Механизаторларның эш көне төгәл исәпләнгән: күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны тәмамлауга – берьеллык үләннәр чиратта тора.

Мал азыгы әзерләү белән беррәттән аграрийлар башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләнгә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә оператив рәвештә алып баралар. Үсемлек яфракларын һәм тамырларын тукландыру да тулы куәттә дәвам итә.
 
Җәйге көннең авыл кешесе өчен һәрбер сәгате, минуты кадерле. Ару-талуны белми район кырларында хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, сабырлык теләп калабыз. Көннәр матур булып, печәнен дә, уңышын да мул җыеп алырга язсын сезгә, хөрмәтле аграрийлар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса